ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга

Биология һәм география фәне укытучыларын бәрәңге үстерергә өйрәттеләр. Муниципалитет бинасында мөгаллимнәр өчен семинар узды.

Бөек композиторны искә алдылар. Шәһәрдәге балалар сәнгать мәктәбендә композитор Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан музыкаль кичә үтте. Концерт программасында фортепиано сыйныфында белем алучылар катнаша. Алар әлеге тамашаны остазлары Елизавета Король белән берлектә әзерләгән. Башкарылган әсәрләрнең күбесе Фәрит Яруллин авторлыгында.

Районда язгы бөртеклеләрне һәм азык культураларын чәчәргә керештеләр. Бер үк вакытта уҗым басуларына һәм күпьеллыкларга ашлама кертү, тырмалау эшләре дә башкарыла.

Санитар– чистарту икеайлыгы кысаларында административ комиссиянең рейдлары да ешайды. Бу көннәрдә алар Усали, Кирмән һәм Красная Горка зонасына керүче торак пунктларның чисталыгын, җирлектәге төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерделәр.

Башкортостан Республикасы Илеш районының 22 авыл җирлеге башлыгы узган шимбәдә Мамадышта кунакта булды.

ТР Дәүләт Советында муниңипалә берәмлекләр арасында 2013нче елгы конкурска йомгак ясалды.  Быел әлеге бәйгедә Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре, шәһәр округлары катнашты.

Мамадыш дигән шәһәрнең барлыгын белделәр Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһренә “Алтын алка“ уеннарының Россия финалына җыелган калаларның уенчылары, теренерлары, җанатарлары. Кечкенә Мамадышның хоккей буенча шундый үрләргә күтәрелүен күреп, күпчелекнең күзләре маңгайларына менми калмагандыр.

Соңгы елларда без, мамадышлылар, үзебезгә үзебез бәйрәм ясарга күнегеп беттек инде. Исегезгә төшерегез әле: оешма-предприятиеләр, бюджет учреждениеләре арасында мәдәни чаралар үткәрү турындагы идеяны зур күпчелек штыкка күтәреп алган иде. “Шул гына җитмәгән иде. Көне буе эштә ары да, кичен репетициягә чап,“ – диючеләр дә аз булмагандыр. Әмма район мәдәният йортында берничә оешма-предприятие, учреждение берләшкән команда тарафыннан күрсәтелгән чарадан соң, калганнары алардан көнләшеп, үзләренең чыгышларын тагын да яхшырак итәр өчен, эшләрендә ару-талуларын да оныттылар.

Мамадыш көрәшчеләре Түбән Камадан гомумкоманда беренчелегендә бишенче урын белән кайттылар. Биредә республикабызның данлыклы көрәшчесе, атказанган спорт остасы Даниил Галиев истәлегенә уздырылган 21нче республика турнирында безнекеләрдән тыш әагын җөмһүриятебезнең 37 командасы катнашкан иде.

Муниципаль районыбызның авыл җирлекләре каршында торган проблемалар һәм бурычлар турындагы тема газетабызның 9нчы апрелендәге санында дөнья күргән “Нәрсәгә зарланабыз, нәрсә телибез?“ исемле язмада күтәрелгән иде. Ул шактый кайтавазларга сәбәпче булды: кемдер анда барлык проблемалар да яктыртылмаганлыкны ассызыклады, кемдер кузгатылган фикерне тулыландырды, кемдәдер, ниһаять, вәгъдә ителгән өчен ни дә булса сорарга була икән дигән өмет кузгалды. Тулаем алганда, әлеге мәкалә авылда яшәүчеләрнең кәефләрен дөрес күрсәтте – кешеләр максималь уңай тормыш шартларында яшәргә телиләр, үзләр тәкъдимнәр кертәләр, җирле үзидарәдә бара торган процессларга күзәтчелек итәргә телиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International