Остап Бендер, сезнең Одессада ничектер, әмма Мамадышта кәттәрәк

2014 елның 25 апреле, җомга

Әгәр кем дә булса минем белән бәхәс куертырга уйлый икән, хаклы булмасам, бер көнлек хезмәт хакымны (266 сум 33 тиен) аңа бирергә әзермен. Кемдер, кәнишне сездә “мөгез чыгарырга“ яраталар инде, дияр. Әмма өстәгеләрдән алып гади урам себерүчегә чаклы сәнгать сөюче мамадышлылар моның белән һичкайчан килешмәячәкләр.


Кирпеч салучы да артист бездә

Чыннан да, соңгы елларда без, мамадышлылар, үзебезгә үзебез бәйрәм ясарга күнегеп беттек инде. Исегезгә төшерегез әле: оешма-предприятиеләр, бюджет учреждениеләре арасында мәдәни чаралар үткәрү турындагы идеяны зур күпчелек штыкка күтәреп алган иде. “Шул гына җитмәгән иде. Көне буе эштә ары да, кичен репетициягә чап,“ – диючеләр дә аз булмагандыр. Әмма район мәдәният йортында берничә оешма-предприятие, учреждение берләшкән команда тарафыннан күрсәтелгән чарадан соң, калганнары алардан көнләшеп, үзләренең чыгышларын тагын да яхшырак итәр өчен, эшләрендә ару-талуларын да оныттылар, район мәдәният йорты хезмәткәрләренә дә тынгылык бетте. Ни әйтсәң дә, аларның ярдәмнәрен дә аяк астына салырга кирәкми. Аннары коллективларны иң куркытканы, аларның чыгышлароын тамашачы ничек кабул итәр? Сөбханалла, һәр яңалык кызыксындыру тудырмыйча калмый бит. Мамадышлылар район мәдәнитят йортында узачак чараны көтеп ала торган булдылар. Дөрес, кайбер коллективларга ярымбуш тамаша залы каршында сынау тотарга туры килде.

Узган ел оешма-предприятиеләр, учреждениеләр үзләре иҗат иткән театральләштерелгән тамашалар белән чыгыш ясасалар, агымдагы елда нинди дә булса авторның драма әсәрен сәхнәләштерү шарт итеп куелды. Шунысы игътибарга лаек, быел коллективларга бәяне мәртәбәле жюри гына түгел, тамашачылар да куйды. “Театрлы Мамадыш“ конкурсына нәтиҗә ясаганда аларның да фикерләре исәпкә алынды. Ә ул йомгак 17нче апрель көнне ясалды. Әлеге сан символик санга әверелде бит әле. Сынауда 70кә якын оешма-предприятиене, учреждениене берләштергән 17 коллектив тарафыннан 17 спектакль тәкъдим ителде. Аларда 300гә якын кеше катнашты.

Башкарма комитетта оста башкаручылар

Муниципаль район башкарма комитетында да менә дигән артистлар эшләгәне инде ничәнче ел Мамадыш тамашачысына билгеле. Быел алар конкурска йомгак ясау кичәсен үзләренең концерт номерлары белән тулыландырдылар. Карап торышка тыйнак, кабинетларына керсәң, һәрвакытта да җитди йөз белән утыручы җаваплы кешеләрне сәхнәдә һич танырлык түгел. Баксаң, алар менә дигән җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары да икән, кыскасы, гап-гади үзебезнең кешеләр икән бит! Алена Смирнованың муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләвенә ышанасы да килми. Әйтерсең лә, ул язмышын сәнгать белән бәйләгән. Кирәк икән җырлый да, биюенә күз генә тимәсен, сәнгатьле итеп сөйләгәндә бөтен дөньяңны онытасың. Районыбызның җаваплы затлары тарафыннан башкарылган француз вальсын караганнан соң, үзеңне берара Парижда булган кебек хис итәсең. Район Советы һәм башкарма комитеты кызларының вокаль ансамбле чыгышы да күпчелекне узган гасырның 70-80нче елларына кайтаргандыр. Энҗе Хәбирова башкарган “Цветет малина“ җырын тыңлап үсте безнең буын. Остап Бендер (әлеге рольне мәдәният йорты хезмәткәре Айназ Нургалиев башкарды)  сәхнә артында өч ир-егетнең авызыннан “Лада“ дигән сүзне ишетеп алаган да, безнең, тамашачыларның башын катырып маташа: мәдәният йорты янындагы машиналар арасында зур күпчелекне чит илләрдә эшләнгәннәр тәшкил иткәнен белмәгәндер, күрәсең. Ә егетләребез, башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Павел Смирнов, гомуми бүлек начальнигы Анатолий Чуманов һәм Валерий Чуманов залдагыларга Советлар Союзының миллионлаган хатын-кызлары яраткан “Лада“ җырын башкардылар. Рафаэль Газизов белән Вахит Галиев сәхнәгә чыксалар, шигырь сөйләмичә кереп китәләрме инде алар? Соңгысын сәхнә ветераны дисәк тә, ялгышмабыз. Мамадыш халык театрының алыштыргысыз актеры иде бит ул. Элеккеге коллегабыз Ландыш Шәйхетдинованың җырга-биюгә булган һәвәслеге башкарма комитетка күчкәч кенә ачылган, ахрысы. Аның Валерий Кузнецов белән бергә башкарган җырын тамашачы тын да алмыйча тыңладылар. Ә инде шәһәребездә күптән түгел пәйда булган Раян Садриевның моңлы җырын һәм спорт гимнастикасы элементлары күрсәтүенә ничек инде сокланмыйсың?  Ул әле менә дигән биюче дә икән: аның дүрт кыз белән рус халык биюен башкаруларына халык озак кул чапты. Остап Бендер Олег Рыловның “Шаланды“ җырын башкаруын ишеткәч, самими балаларча сөенүен яшерә алмады. Оксана Губаянова “Колыбельная“ җырын җырлаганда бала-чагыма кайтып, үземне бишектәгедәй хис иттем. Клоуннар катнашындагы мини-тамашага да залдагылар рәхәтләнеп кул чапты.

Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты хезмәткәрләренең концерт номерлары арасында конкурсның төрле номинацияләрендә җиңү яулаганнарга, ә ахырдан беренче-өченче урыннарга һәм Гран-прига ия булган коллективларга бүләкләр тапшырылды. Ахырдан сүз алган муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов:

–Күргәнегезчә, чираттагы конкурс сезонын тәмамладык. Шундый чараларны оештыра башлаганда алар тамашачыларда кызыксындыру тудырыр микән, дигән шик туган иде. Сөбханалла, менә ничәнче сезон инде оешма-предприятиеләребез, учреждениеләребез мәдәни чараларда актив катнашалар. Киләсе сезонда чараны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышларга уйлыйбыз, – дип ассызыклады.

“Иң яхшы ир-ат роле“

Илдар Зиннуров (шәһәрдәге 4нче санлы урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы), Илнар Шәйдуллин (Красная Горка урта мәктәбе укытучысы), Айзат Садыйков (“Россия Почтасы“ инженер-программачысы), Айназ Нургалиев (район мәдәният йорты хезмәткәре), Инзил Хөснетдинов (“ВАМИН ТАТАРСТАН“ ачык акционерлык җәмгыятенең “Мамадыш икмәк кабул итү прдеприятиесе“ водителе), Владимир Никитин (“Сетевая компания“ электр монтеры).

Луиза Мисбахова:

–Заманында спектакльдә уйнарга ир-атлар таба алмый интегә идек. Үземә дә ике-өч мәртәбә көчле затлар булып уйнарга туры килде. Ә хәзер егетләр арасында рольгә сайлап алу өчен махсус конкурс оештырырга була икән бит.

“Иң яхшы хатын-кыз роле“

Ләйсән Григорьева (район үзәк хастаханәсенең кече шәфкать туташы), Рузилә Каюмова (“Әкият“ балалар бакчасы тәрбиячесе), Рузилә Әхмәтҗанова (шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы), Наталья Кекишева (“Кайгырту“ үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе мөдире), Айназ Егорова (шәһәрдәге 1нче санлы урта мәктәп укытучысы).

“Иң яхшы комедия роле“

Алсу Саттарова (шәһәрдәге 4нче санлы урта мәктәп укытучысы), Илдар Сафин “Мамадыштөзүсервис“ җәмгыяте төзүчесе), Фаил Шәйхетдинов (“ТАТМЕДИА“ җәмгыятенең “Нократ“ (“Вятка“) филиалы операторы), Зөбәрҗәт Нәҗипова (район мәгариф бүлегенең әйдәүче белгече), Илшат Фәләхов (шәһәрдәге 1нче санлы урта мәктәп укытучысы), Илназ Гәрәев (шәһәрдәге 2нче санлы лицей укытучысы).

“Иң яхшы драматик роль“

Илнара Гыймаева, Гөлназ Мөхәммәтҗанова  (“Бәләкәч“ балалар бакчасы тәрбиячеләре), Фәргать Низамов (“Таттелеком“ электр монтеры), Раил Шәрифуллин (“Сетевая компания“ электр монтеры), Нәфисә Гыйззәтуллина (Мамадыш коррекцияләү-интенат мәктәбе фельдшеры).

“Универсаль актер“

Салих Садыйков (район мәгариф бүлегенең баш белгече), Илнар Галиев (“Мамадыш су каналы“ шоферы).

“Иң яхшы эпизодик роль“

Фәрит Мөхәммәтҗанов (“Татавтодор“филиалы хезмәткәре), Нияз Курамшин (шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәпнең физик тәрбия укытучысы), Илсөяр Галимуллина (“Кайгырту“ үзәгенең социаль эш буенча белгече), Лилия Әдиятуллина (“ТАТМЕДИА“ җәмгыятенең “Нократ“ (“Вятка“) филиалының реклама буенча белгече).

“Өлкән яшьтәге актерлар“

Ольга Елина (“Нохрат“ балалар бакчасы тәрбиячесе), Татьяна Сурмава (“Кояшкай“ балалар бакчасы мөдире), Вәсим Әхмәтшин (балалар сәнгать мәктәбенеең тынлы оркестры җитәкчесе).

Конкурска иҗади якын килгән өчен бүләкләнделәр:

 “Кояшкай“ балалар бакчасы (мөдире – Татьяна Сурмава), “Нократ“ балалар бакчасы (мөлире – Валентина Мусина), Социаль яклау идарәсе (начальнигы – Миңнегөл Муллаәхмәтова), 87нче санлы һөнәри көллият (директоры – Николай Егоров), район үзәк хастаханәсе (баш табибе – Дамир Хаҗиев).

“Иң яхшы режиссерлык эше өчен“

Зәйтүнә Мәхмүтова (Красная Горка Урта мәктәбе укытучысы), Фәүзия Нургалимова (“Бәләкәч“ балалар бакчасынң татар теле тәрбиячесе).

“Жюриның иң актив һәм субъектив әгъзасы“

Луиза Мисбахова – Мамадыш халык театры актрисасы.

“Профессиональ якын килгән өчен“

 “ТАТМЕДИА“ җәмгыятенең “Нократ“ (“Вятка“) филиалы (директоры – Светлана Ханова), шәһәрдәге 2нче санлы лицей (директоры – Илдар Хәйруллин).

Җирле дараматург Фәнил Ахунҗанның әсәрен куйган Мамадыш коррекцияләү-интернат мәктәбе (директоры – Мансур Вәлиев), “Иң яхшы декорация өчен“ шәһәрдәге 4нче санлы урта мәктәп (директоры – Илдус Габдрахманов) махсус бүләкләнделәр. Тамашачылар хөрмәтен яулаган өчен махсус бүләккә “Әкият“ балалар бакчасы (мөдире – Алсу Хисамова) белән шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәп (директоры – Фәнис Мөхәммәтҗанов) ия булдылар.

Өченче урынны яуладылар:

 “Миләшкәй“ балалар бакчасы (мөдире – Гүзәлия Галимханова), район мәгариф бүлеге (начальнигы – Артур Ефимов), район мәдәният бүлеге (начальнигы – Валерий Шрыков);

икенче урында:

“Бәләкәч“ балалар бакчасы (мөдире – Резидә Закирова), район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге (начальнигы – Таһир Галимханов);

Җиңүче коллектив – шәһәрдәге 1нче санлы урта мәктәп коллективы (директоры – Рөстәм Гыйлаев). Гран-при иясе – Красная Горка урта мәктәбе (директоры – Рәшит Шәйдуллин).

Без дә “кысылдык“

17нче апрель көнен без дә “файдаланып“ калырга булдык: “Театр “Нократ“тан башлана!“ дигән акция оештырдык. Иганәчеләр ярдәме белән кыйммәтле бүләкләр дә алдык. “Театрлы Мамадыш“ конкурсына йомгак ясау кичәсенә безнең газета белән килгәннәр һәм район мәдәният йорты фойесында газетага язылганнар арасында уйнатылды алар. Бу көнне тамаша кылырга килгәннәрнең 131енең кулларында “Нократ“ вә “Вятка“ны күргәч, күңелләр сөенде. Тагын 11 кеше киләсе яртыеллыкка язылды. Аларның барысына да лотерея билетлары тапшырылды. Аларны конкурска йомгак ясаганнан соң уйнаттык. Бәхетле билетларны тартып чыгаруны районыбыз башлыгы Анатолий Ивановка тапшырдык. Нәтиҗәдә биш кеше район мәдәният йортыннан кулларын бүләкләр белән кайтып киттеләр.

 


Николай Җөриле

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International