ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Хатын-кыз волейболчыларыбыз Минзәләдә узган Татарстан чемпионатының финал бәйгеләреннән өченче урынны яуладылар. 

Мамадыш кырларында авыл хуҗалыгы техникасы тавышлары көннән–көн күбрәк ишетелә башлады. 28нче апрель иртәсенә язгы бөртеклеләр 620 гектар мәйданда чәчелгән иде. Лидерлык “Нократ” агрофирмасы һәм “Шакирҗанова” КФХ хезмәтчәннәре кулында. Алар билгеләнгән планның 10 % өлешен үтәгәннәр. 

Районның агросәнәгать оешмаларында һәм фермерлык хуҗалыкларында көн саен 112787 кг сөт савып алалар. Әлеге сан узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 27569 кг күбрәк. Һәр сыердан көн саен уртача 14,6 кг сөт савып алалар. 

Районыбызның 1996-1997нче елларда туган яшүсмерләребез Чистайда үткән  татар-башкорт көрәше буенча республика беренчелегеннән дүртенче урын белән кайттылар. Спортчылар телендә “стенага стена” бәйгесендә безнекеләр кукмаралыларга оттыру аркасында дүртенче урынны яулады.
Спортчыларыбыз үзләренең җиңүләре белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Җанатарларга чираттагы бүләкне ир-егетләребезнең мини-футбол буенча “Олимп” командасы ясады. Спортның әлеге төре буенча Татарстан беренчелегенең финал бәйгеләрендә ирешелде моңа. 
Режиссер Марат Баязитов җитәкчелегендәге Мамадыш халык театры тамашачыга Кәрим Тинчуринның “Мәзәкчән ашчы” дип исемләнгән җиңел комедиясен тәкъдим итте. Әсәрне автор 1936нчы елда иҗат иткән. Әмма ул моңа кадәр җыентыкларда да басылмаган, театрлар тарафыннан да сәхнәләштерелмәгән. 

Ягу сезоны тәмамлана. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, тышкы һаваның уртача температурасы торак фондын һәм муниципаль учреждениеләрне җәйге режимда эксплуатацияләрлек дәрәҗәгә җитү сәбәпле, 2013-2014нче елларның ягу сезонын 1нче майдан төгәлләү турында карар кабул итте. 


25
апрель, 2014 ел
җомга

Мамадыш эшлекле сөйләшүләр үзәгенә әверелде. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика һәм районнар комиссияләре рәисләре, секретарьлары ике көнлек семинар–киңәшмәдә катнашты. Әлеге чарада районыбызның балалар арасында хокук бозуларга каршы көрәш, тәрбия өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Май башындагы бәйрәм көннәре уңаеннан, “Нократ” һәм “Вятка” газеталарының 30нчы апрельдәге саны 4 битле булып һәм “Атна вакыйгалары” вкладышы белән дөнья күрәчәк. 

Мамадышның иң көчле ир–егетен ачыклаячаклар. 27нче апрель көнне Түбән Ушмадагы “Дуслык” спорт–сәламәтләндерү комплексында пауэрлифтинг буенча ир–атлар арасында район чемпионаты үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International