Илештән килеш
Башкортостан Республикасы Илеш районының 22 авыл җирлеге башлыгы узган шимбәдә Мамадышта кунакта булды. Нишләп йөриләр дисезме?!
- Без ел саен бергәләшеп нинди дә булса шәһәргә сәяхәт кылабыз. Узган ел Уфага бардык, быел Казанга юл тотабыз. Бер дустыбызның: “Юл уртасында бик кызыклы Мамадыш дигән кала бар, анда да керегез“, - дигән киңәшен тотып, килдек әле менә. Һай, дөрес әйткән. Бик кунакчыл каршы алдылар, шәһәрнең тарихи һәм күренекле урыннары буенча экскурсиядә йөрттеләр, район башлыгы Анатолий Иванов һәм авыл җирлеге башлыклары белән түгәрәк өстәл артында бик кызыклы очрашу узды, эшмәкәр Наил Галәүевның фермерлык хуҗалыгын да бик ошаттык. Барысы да чагыштырганда беленә, ниләр генә күрмәдек, тәҗрибә уртаклаштык, кызыксындырган сорауларыбызга эшлекле җаваплар алдык, мамадышлылар күңелләребезгә сары май булып ятты, рәхмәт. Кунак ашы – кара-каршы, хәзер сезнең делегацияне үзебездә көтеп калабыз. Шулай аралашып яшик!- диде Илеш муниципаль районы Советы секретаре Игорь Никифоров.