Районда язгы бөртеклеләрне һәм азык культураларын чәчәргә керештеләр. Бер үк вакытта уҗым басуларына һәм күпьеллыкларга ашлама кертү, тырмалау эшләре дә башкарыла.
“Язын чәчсәң, сазга чәч”,– ди халык мәкале. Җилле көнне тәүлек саен басуның һәр гектарыннан 70әр тонна дым оча икән. Бу – 70 килограмм уңышка тиң, ди белгечләр.
Бу көннәрдә районда язгы кыр эшләре тулы куәтенә кереп килә. Мәсәлән, “Передовик“ хуҗалыгы механизаторы Мансур Мусин тырма агрегатын Уразбахты өстендәге басуга дым каплатырга алып чыккан. Көздән туңга сөрелгән җирләргә дым каплатырга тагын ике агрегат керешәчәк.
“Шакирҗанова” КФ хуҗалыгында Фаил Насыйбуллин күпьеллыкларны тырмаларга, Гыйлемдар Хәсәнов – туңга сөрелгән басуга дым каплатырга чыккан, Айдар Дахретдиновның ике чәчкечле “Белорусь” тракторы безнең иҗат төркеме килгәндә күпьеллыкларга ашлама кертә иде.
“Азык-төлек корпорациясе” басуларына инде бүген үк дистәгә якын агрегат чыккан. Түбән Сон өлешендә тырмада өч трактор эшли. “Томан“ агрегаты белән уҗымнарны тукландыралар, күпьеллыкларга ашлама чәчкеч агрегатлары ярдәмендә кертелә. Хуҗалыкта хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә дә игътибар итәләр – чәчкечтә йөрүче егетләргә респираторлар биргәннәр.
“Тәкәнеш” агрофирмасы башкарма директоры Искәндәр Гарипов әйтүенчә, хуҗалык кырларына ундүрт агрегат чыккан. Сезонны “Роса” агрегаты белән “Алга” бүлекчәсе басуларын ашлаудан башлаганнар.
Кыр эшләре иң яхшы оештырылган хуҗалык– әлегә “Нократ” агрофирмасы. Бер басуларында азык катнашмалары чәчүне төгәлләп тә килә.
Алкин ягындагы урман буена “Моррис” агрегаты белән чыкканнар. Ул арпаны камылга чәчәчәк. “Дружба” бүлекчәсендә икенче “Моррис” эшли.
Быел районда барлыгы 25 мең гектардан артык мәйданда язгы бөртеклеләр һәм 18 мең гектардан артык мәйданда азык культураларын чәчү планлаштырыла.