Район узэге: Мамадыш (Мамадыш)
Территориясе: 261252 га
Халык саны: 39 455 кеше
Муниципаль район башлыгы:
422170 Татарстан Республикасы, Мамадыш шәһәре, Муса Җәлил урамы, 23/33 йөрт
Тел.: 8(85563) 3-14-84, 3-15-90
E-mail: sovet.mam@tatar.ru
 — копия(1).jpg)
Мамадыш районы Татарстанның үзәгендә, Кама һәм Нократ елгалары яры буенда урнашкан. Төбәк үзенең тарихи һәйкәлләре, изге урыннары белән данлыклы. Карап туймаслык табигате һәркемне үзенә тартып тора. Район су ресурсларына бай. Биредә 100 дән артык елга һәм 300 артык инеш һәм күлләр бар. Районда төрле милләт вәкилләре - татарлар, керәшеннәр, руслар, удмуртлар, чуашлар, марилар һ.б. дус һәм тату гомер кичерә.
Республиканың иң зур районнарының берсе булган Мамадышның кунакларны һәм туристларны кызыксындырырлык күпьеллык тарихы , шәһәр шау-шуыннан арынып ял итү, көч туплау өчен матур табигате бар. Соңгы елларда илкүләм программалар нигезендә төзелгән паркларда, актив ял урыннарында балалар һәм өлкәннәр өчен заманча ял итү урыннары да булдырылган. Мамадышка килә калсагыз, һичшиксез, барып үз күзләрең белән күрергә кирәк булган урынннар белән дә таныштырып үтәм сезне.
“Сез, бәлки, ышанмассыз да, мин Венециядә, Римда , Неапольдә яшәгәнче, Мамадышта яшәр идем”.
Лев Николаевич Толстой
Ничек килергә?
Мамадыш районы Казаннан 160 чакрым ераклыкта урнашкан.Районга машина белән М-7 трассасы буенча 2 сәгать эчендә барып җитәргә була. Казанның «Восточный» автовокзалыннан Мамадыш шәһәренә кадәр автобуста да килергә мөмкин.
МАМАДЫШ
Борынгы риваятьләргә караганда, Мамадыш шәһәре Нократ елгасының уң як ярында Ушмы елгасы кушылып киткән урында ураншкан. Монда Тамерлан хан тарафыннан Болгар шәһәре җимерелгәч, ХIV гасырда Мәмдәш карт килеп яши башлый. “Мамадыш” атамасы аның исеменнән килеп чыккан дип фаразлыйлар. Мамдыш төбәге турында күбрәк Мамадыш туган якны өйрәнү музеенда белергә була.
Музей XIX гасырның икенче яртысында төзелгән бинада урнашкан. Әлеге бина — төбәк дәрәҗәсендәге XIX гасыр архитектура һәм тарих һәйкәле. Ул XIX гасырда яшәгән икенче гильдия сәүдәгәре Иван Федорович Захаровның йорты булган.
Мамадыш туган якны өйрәнү музеена 1981 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Елизавета Михайловна Андронова нигез сала. Музей бинасында берничә экспозиция эшли, шуларның берсе XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында бөтен дөньяга танылган опера җырчысы, Санкт-Петербург шәһәренең Мариин театрының әйдәп баручы артисты, Мамадыш шәһәрендә туган Николай Фигнерга багышланган. Аерым экспозиция бу якларда яшәүче татарлар, руслар, чуашлар, марилар, удмуртлар, керәшеннәр һ.б. халыкларның тормыш -көнкүреше, шөгыльләре турында сөйли. Идел һәм Урал төбәкләре татарлары составындагы этноконфессиональ керәшеннәр төркеме турындагы мәгълүмат аеруча кызыклы булачак. Керәшеннәрнең көнкүреше тулырак режиссер Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмында чагылдырыла.
Музейда «хан чәен» эчеп карарга, үз кулларың белән балчыктан сувенирлар ясарга һәм аны Мамадыш шәһәре истәлеге итеп үзең белән алырга мөмкин.
.jpg)
Нократ яр буе
Шәһәребезнең бизәге булып, Нократ елгасы яр буе тора. Монда берничә композицияне башкаручы “Җырлаучы фонтан“, аннан ерак түгел “Җәнлекләр оркестры” урнашкан. Оркестрда саф һавада йөрү урынын бизәп торучы Көнчыгыш Йолдызлыгындагы агачтан эшләнгән 12 хайван сыны тора. Шулай ук яр буенда борынгы Каравелла формасында ясалган символик ресторан төзеп куйганннар. Анда җирле затлы ризыклардан авыз итәргә мөмкин.
Мамадыш районында шәһәрнең көньяк - көнчыгышыннан 3 км ераклыкта “Изге касә” чишмәсе урнашкан.
Кайчандыр бу урында берничә имән үскән. Арадан берсе аеруча колач җитмәслек юан, куыш эчле булган. Телдән телгә күчеп килгән риваятьләргә караганда, 17 гасыр ахыры – 18 гасыр башында аны яшен суга һәм Изге Николай (Николай Угодник) иконасы иңә. Чишмәгә суга килгән халык аңа табына башлый. Риваятьләрдә авыруларның һәм гарипләрнең иконага табына башлаганнан соң сихәтләнүе билгеле. Соңыннан бу иконаны Алабугага алып китәләр, ләкин елга бер тапкыр берничә атнага икона «туган иленә» әйләнеп кайта һәм бөтен Мамадыш өязе буйлап сәяхәт итә. Әмма 1918 елда, Мамадышны адмирал Колчак басып алгач, икона югала. Аның кайда икәнлеге әлегә кадәр билгеле түгел.
Риваятьнең кызыклы гына дәвамы да бар. Анысы инде бүгенге көннәргә карый. Бу урынга халык яңгыр сорап килә һәм, дога кылгач ук, яңгыр ява башлый торган була.
2012 елда икона табылган урын төзекләндерелеп, яңа төзелгән часовня һәм купельле су коену урыны изгеләндерелә. Аның кызыл почмагына изге Николай иконасы урнаштырыла. Бу урын “Изге касә” комплексы дип атала башлый.
.jpg)
Тагын бер тарихи объект
Мамадыш районы Урта Кирмән авылыннан көньяк-көнчыгышта, Кирмән елгасының сул ягындагы калкулыкта Урта Кирмән һәм Рус Кирмәне авыллары янында борынгы Кирмән (Кирмәнчек) шәһәре урнашкан.
Борынгы риваятьләргә караганда, Мамадыш районнындагы Кирмәнчек шәһәре Идел буе Болгар дәүләте чорында якынча XII гасыр башында барлыкка килгән. Киев Русе елъязмаларында ул «Ак кирмән», «Ак ныгытма» дип телгә алына. Билгеле инде ул чордагы археологик корылмалар безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән. Ләкин шул вакыттагы биналарга охшатып, элек ныгытма булган урынга шул вакыттагы элементлар белән агачтан корылмалар ясап куйганннар. Аларда болгар эпохасы элементларын күрергә була.
Риваятьләр буенча, Сөембикә ханбикә Гәрәйхан авылына барган вакытта биредәге чишмәләр янында ял итә торган булган. Сафа Гәрәй ханның вафатыннан соң да Сөембикә бирегә килеп күз яшьләрен түккән. Шуңа күрә аны Күз чишмәсе дип атаганнар. Аны «Сөембикә чишмәсе» дип тә йөртәләр һәм ул күз авыруларын дәвалый дип ышаналар.Тагын бер риваять бар. Ул чорда суны коедан ташый торган булганнар. Беркөнне, чүлмәкләр белән суга киткән җиде кыз әйләнеп кайтмый. Алар дошман кулына эләгәләр, газаплы үлемгә дучар ителгәннәр булып чыга. Җиде кыз һәлак булган урында җиде чишмә бәреп чыккан. Халкыбызда кыйбла ягына агучы җиде чишмәне изгеләштерү йоласы да булган. Бу чишмәләрнең суын эчсәң, ару-талчыгуларың, авыруларың юып төшергәндәй була, ди халык. Күпер янындагы беренче чишмә йөрәк авыруларына шифа бирә, ә калганнары гәүдә очлыкларын, эчке әгъзалардагы авыруларны дәвалый дип тә сөйлиләр. Ә югарыда урнашкан җиденче чишмә рухи авыруларга сихәт бирә дип санала. Бу чишмә турында белүчеләр үтеп барышлый кереп, чишмәнең суын эчеп хәл җыялар. Суны үзләре белән алалар. Туристлар да үз савытлары белән килеп, изге суны алып китәләр.
Берничә ел бу урында “Кирмән җыены“ уздырылды. Җыенда катнашучылар намаз укыды, изгеләр рухына дога кылды. Районның “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, Урта Кирмән авыл мәктәбе укучылары инде берничә ел дәвамында чишмә кырыйларын чистартып, тәртипкә китереп торалар.
Соңгы яңарту: 2025 елның 28 июле, 10:29