Административ комиссия кайбер йортларны кара исемлеккә кертте

2014 елның 25 апреле, җомга

Санитар– чистарту икеайлыгы кысаларында административ комиссиянең рейдлары да ешайды. Бу көннәрдә алар Усали, Кирмән һәм Красная Горка зонасына керүче торак пунктларның чисталыгын, җирлектәге төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерделәр.

Авыллар гына түгел, ә шәһәрнең шәхси секторы да административ комиссиянең игътибарыннан читтә калмый. Әлеге кадрларны без Давыдов һәм Пушкин урамнары киселешкән чатта төшереп алдык. Комиссия вәкилләре йорт хуҗаларына урамда ятучы төзелеш материаллары калдыкларын җыеп алу өчен 3 көн вакыт бирде.

Давыдов урамы, 103нче йортка караган территориядә хәл тагын да аянычлырак. Тимер–томыр кисәкләре, чүп–чар өеме, һ.б. Әлеге адреста яшәүчеләргә бер атна эчендә территорияләрен тәртипкә китерү бурычы куелды.

Красная Горка җирлегендә мондый хуҗалыклар тагын да күбрәк. Административ комиссия вәкилләре Тукай, Свердлов, Зоя Космодемьянск, Пугачев һәм башка күп кенә урамнарда булдылар. Капка төпләрендә торучы төзек булмаган техника хуҗаларына, рөхсәтсез төзелеш материаллары, утын саклаучыларга кисәтү кәгазьләре, беркетмәләр тутырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International