Мамадыш көрәшчеләре Түбән Камадан гомумкоманда беренчелегендә бишенче урын белән кайттылар. Биредә республикабызның данлыклы көрәшчесе, атказанган спорт остасы Даниил Галиев истәлегенә уздырылган 21нче республика турнирында безнекеләрдән тыш әагын җөмһүриятебезнең 37 командасы катнашкан иде. Безнең Максим Степанов 80 килограммга кадәрге авырлыкта көрәшеп, пьедесталның югары баскычына күтәрелде. Әле кайчан гына яшүсмерләр арасында Татарстандагы яшьтәшләре арасында төрле уңышларга ирешкән Булат Юнысов та зурлар арасында сынатмый. Ул 65 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә икенче урынны яулады. Алексей Журавлев 100 килограммга кадәрге авырлыкта өченче булды.