400 процентлы файда тәкъдим ителде

2014 елның 25 апреле, җомга

Үзидарә

400 процентлы файда тәкъдим ителде

Муниципаль районыбызның авыл җирлекләре каршында торган проблемалар һәм бурычлар турындагы тема газетабызның 9нчы апрелендәге санында дөнья күргән “Нәрсәгә зарланабыз, нәрсә телибез?“ исемле язмада күтәрелгән иде. Ул шактый кайтавазларга сәбәпче булды: кемдер анда барлык проблемалар да яктыртылмаганлыкны ассызыклады, кемдер кузгатылган фикерне тулыландырды, кемдәдер, ниһаять, вәгъдә ителгән өчен ни дә булса сорарга була икән дигән өмет кузгалды. Тулаем алганда, әлеге мәкалә авылда яшәүчеләрнең кәефләрен дөрес күрсәтте – кешеләр максималь уңай тормыш шартларында яшәргә телиләр, үзләр тәкъдимнәр кертәләр, җирле үзидарәдә бара торган процессларга күзәтчелек итәргә телиләр.

Демократикмы? Һичшиксез. Бюджетта каралганча төзекләндерү буенча эшләр алып барылса, алга таба нишләргә һәм яшәргә? Керем буенча – чыгыммы? Әйе, халык мәкале шулайрак ди шул. Әгәр кыенлыктан чыгу юлы бар икән, бит хәерчелектә дә утырып булмый. Ә ул, чынбарлыкта бар бит. Бүгенге көндә, хәтта, уникаль дияргә дә мөмкин. Бит борынгы заманнарда авыл общиналары бөтен халык белән бергә үзләренең бүгенге һәм киләчәк тормышларын төзегәннәр.

Үзара салым юлы

Авыл хуҗалыгын күмәкләштерү чорларында үзара салым “проекты“ һәрвакытта да законлы нигездә гамәлдә булган. Бүген дә авыл җирлекләре 2003нче елда кабул ителгән “Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыруның гомуми принциплары турында“гы закон нигезендә күпчелек авыл җирлекләре референдумнар үткәрәләр һәм үзара салым кертәләр. Җыелган акча авыл төзекләндерелгән һәм матур шартларда яшәсен өчен тотыла. Әгәр референдумда авыл җирлеге сайлаучыларының яртысыннан артыгы катнашып, аларның 25 проценты һәм өстәм рәвештә бер тавыш “әйе“ дип тавыш бирә икән, ул узган дип исәпләнелә. Нәрсә өчен тавыш бирергә тәкъдим ителә? Төп проблемаларны кешеләр үзләре әйтәләр. Мисал өчен, начар юллар һәм күперләр, тротуарларның юклыгы, су белән тәэмин ителешнең начар булуы, чишмәләрне, зиратларны ремонтлау, иске агачларны кисү, яңаларын утырту... Эшкә яраклы балигъ булган һәр гражданиннан үзара салым күләме, мисал өчен, 100 сумнан алып 200 сумга кадәр булырга мөмкин. Әлеге сумманы зур дип булмый.Чөнки ул елга бер мәртәбә генә тәкъдим ителә. Ташламалылар категориясен сайлаучылар үзләре әйтә алалар. Алар сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләре, солдат толлары, беренче-икенче төркем инвалидлар, көндезге бүлектә укучы студентлар, хәрби хезмәткәрләр булырга мөмкин. Ә хәзер иң кызыгы!

“Рояль куаклыкта“

Татарстанда яшәүчеләр өчен җирле үзидарә органнарына финанс ярдәме күрсәтүнең махсус механизмы билгеләнгән. 2013нче елның 22нче ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 909нчы санлы Карары нигезендә, гражданнардан җыелган үзара салым акчаларын җәлеп итү ярдәмендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә муниципаль берәмлекләр бюджетларына республика бюджетыннан һәм башка бюджетара трансфертлардан акча бирү тәртибе расланды. Гап-гади итеп әйткәндә, һәр бер сум үзара салымга дәүләт 4 сум өсти. Мисал өчен, эшкә яраклы ике кешедән торган гаиләнең взносы (һәр кешегә 200 сум исәбеннән) бер елга 400 сум тәшкил итә. Дәүләт биргән акчаны да истә тотсаң (бу очракта сүз 1600 сум турында бара), җыелган акчалар җирлектәге конкрет бурычны быел ук хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен референдумның агымдагы елның беренче яртыеллыгында узуы шарт.

Тимерне кызуында сугып кал!

Темага

Үзара салым – гражданнар тарафыннан җирле социаль әһәмияттәге проблемаларны хәл итү өчен бер мәртәбә җыела торган акча. Әлеге түләүләрне ничек файдалану референдумда хәл ителә. Анда кабул ителгән карар җирле үзидарә органы территориясендә үтәү мәҗбүри санала. Үзара салым салым, яисә җыемнар түгел, алар җирле бюджетларның шәхси керемнәре булып саналалар.

Акчалар кая китәр икән?

Бу сорау бик мөһим. Гомуми счетка җыелган акчаларны авыл җирлекләре депутатлары үзләре бары тик референдум беркетмәсендә күрсәтелгән конкрет мәсьәләләрне үтәү өчен хәл итәчәкләр. Бу акчаларны файдалану максатчан характерга ия. Үзара салымның бер генә сумын да теләсә ничек тотарга ярамый: чөнки ул финанс органнары, прокуратура һәм җәмәгатьчелек тарафыннан каты контрольдә тотылачак.  Шуңа күрә дә бүген авыл җирлекләрендә салада яшәүче актив кешеләрдән Җәмгыять советлары төзелә.

Безнең район “пионерлары“

Район хакимиятендә авыл җирлекләр башлыклары катнашында узган күп кенә киңәшмәләрдә әлеге тема берничә мәртәбә кузгатылды инде. Бер яктан караганда катлаулы да, мәшәкатьле дә, икенче күзлектән карасаң – монда беркем дә велосипед уйлап чыгарырга җыенмый. Бары тик законны демократик шартларда үтәргә генә тәкъдим ителә. Барысы да кешеләрнең теләкләренә бәйле: элеккечә яшәргәме, әллә яхшырак көн итеп караргамы? Шунысы кызыклы: төзекләндерү буенча Татарстан күләмендә җиңүче дип танылган Красная Горка авыл җирлегендә үзара салымга бәйле референдумны 1нче июньдә үткәрәчәкләр. Аларның тәҗрибәсен өйрәнеп, бер-бер артлы калган җирлекләр дә әлеге проблеманы хәл итә башлаячаклар. Уйланырга вакыт юк диярлек, әмма авылларның й        өзләрен, яшәешләрен, дәүләт ярдәме белән берлектә ел дәвамында хәл итәргә кирәк инде. Халык көтә.

Наталья Якимова 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International