Бар Рәсәйдә шундый шәһәр...

2014 елның 25 апреле, җомга

Мамадыш дигән шәһәрнең барлыгын белделәр Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһренә “Алтын алка“ уеннарының Россия финалына җыелган калаларның уенчылары, теренерлары, җанатарлары. Кечкенә Мамадышның хоккей буенча шундый үрләргә күтәрелүен күреп, күпчелекнең күзләре маңгайларына менми калмагандыр.

Безнең барлыгыбызны шәһәребезнең тренер Сергей Солодаев җитәкчелегендәге “Олимп-2003“ командасы белгертте. Остазның Россия финалларында икенче мәртәбә катнашуы икән инде. Моннан берничә ел элек 1993-1994нче елгы шәкертләре белән ул алтынчы урынны яулаган булган. Быел исә иң көчле дүрт коллектив арасына керү бәхетенә иреште. Ә моның өчен “Олимп-2003“ командасына “Б“ төркемендә биш көндәшенә каршы җитди уеннар үткәрергә туры килә. Беренче очрашуда ук егетләребезгә “Алтын алка“ның финалында уйнаячак Чиләбенең “Белые медведи“ хоккейчылары эләгә.

–Иң киеренке уеннарның берсе булды ул, – ди Сергей Солодаев. –Очрашу барышында бер-ике алка аермасы белән көндәшләр алда барды, хәтта исәпне дә тигезли алдык. Кызганычка каршы, уен 7:6 исәбе белән көндәшләр файдасына тәмамланды. Бу безнең төркемдә бердәнбер җиңелүебез булды.

 Калган очрашуларны хоккейчыларыбыз үз файдаларына тәмамлыйлар: “Кострома“ны – 8:0, “Смоленск“ны – 5:2, Воронеж өлкәсенең Лиски шәһәре командасын – 14:5, Пенза өлкәсе, Кузнецк шәһәренең “Рубин“ын 4:0 исәбе белән бирелдереп, ярымфиналга чыгалар. Әмма, әлеге стадиядә алар “Алтын алка“га ия булачак Мәскәүнең “Русь“ командасына зур исәп белән биреләләр. Өченче урын өчен булган очрашу да Чиләбенең “Белые медведи“ уенчылары файдасына тәмамлана.

“Олимп-2003“ турнирга Алабугадан өч уенчы белән көчәйтелгән иде. Төркемдәге  сынауларны уңышлы узуда ярдәмнәре аларның аз булмагандыр. Әмма хоккейның коллектив уен икәнен дә истән чыгармыйк. Алканы бер-береңә биреп һөҗүм оештырганда гына түгәрәк дискны көндәшләр капкасына кертергә мөмкин. “Алтын алка“ уеннарына старт бирелгәндә ил буенча йөзләрчә командалар боз мәйданчыкларына чыкканын да истән чыгармыйк. Хәлиткеч очрашуга җыелган унике команда арасында дүртенче урынны алу уңыш инде ул. “Олимп-2003“ бу турнирдан көндәшләренең ничек уйнауларын, үзләрендә булган кимчелекләрне күреп, аңлап кайткандыр дип ышанасы килә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International