Укытучылар бәрәңге үстерү серләрен өйрәнде

2014 елның 25 апреле, җомга

Биология һәм география фәне укытучыларын бәрәңге үстерергә өйрәттеләр. Муниципалитет бинасында мөгаллимнәр өчен семинар узды. “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Мамадыш бүлеге җитәкчесе Хәлим Сәләхов педагогларга мәктәпләрнең тәҗрибә участоклары өчен орлык бәрәңгесе сайлаганда кайсы сортларга өстенлек бирергә икәнен сөйләде. Укытучылар безнең район туфрагының үзенчәлекләре, кулланырга тәкъдим ителүче ашлама төрләре буенча сорауларын җиткерделәр. Семинарда катнашучылар өчен күргәзмә дә әзерләнгән иде. Соңыннан, чараны оештыручылар педагогларга белешмә материаллар өләште.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International