ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга

26нчы апрель һәм 4нче октябрь – Татарстанда урман утырту көннәре дип билгеләнде. Бу чараларда катнашу – урманчыларның гына түгел, һәркайсыбызның бурычы. “26нчы апрельдә Урманчы чиркәве янын яшелләндерергә дә сөйләштек. Авылларга утырту өчен җирлек башлыклары агач сорап мөрәҗәгать итсәләр, булышачакбыз,“–диде “Кама урманчылыгы“ дәүләт бюджет учреждениесе директоры Сергей Сапурин. 

Җилле көнне тәүлек саен басуның һәр гектарыннан 70әр тонна дым оча. Бу – 70 килограмм уңышка тиң.
Мамадышның  “Ак калфак“ мөслимәләр оешмасының 15 әгъзасы бүген төнлә Төркиягә сәяхәткә китте. 

Татарстан Республикасы Президент аппаратында янган храмнарны торгызуны контрольгә алу буенча эшлекле киңәшмә узды. Без дә Албай чиркәве төзелешен үз күзләребез белән күреп кайтырга булдык.

Халык сөтне сыр-май комбинаты эшмәкәрләренә күбрәк тапшыра башлады.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе һәм җиңүчеләрне премияләр белән бүләкләү тантанасы узды. 
 Шимбә көнне “Кайтам туган якка“ дип аталган дуслык бәйрәмендә авыл клубында инде күптән авылдан киткән, күпләренең йортлары ябылган кешеләрнең очрашуы  аерата  куанычлы булды.
Тормыш ыгы-зыгысы, мәшәкатьләр дип тормыйм туган авылым Уразбахты авылына кайткач мәңгелек йортыбызны карап кайтам. Чөнки минем анда газиз әтием күмелгән. 

Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә илебезнең яшь граҗданнарына паспорт тапшыру тантанасы үтте.


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 21 нче  апрелендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узды. Бу юлы сертификатка 7 ана ия булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International