Р Дәүләт Советында муниңипалә берәмлекләр арасында 2013нче елгы конкурска йомгак ясалды. Быел әлеге бәйгедә Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре, шәһәр округлары катнашты.
Әлеге конкурс, җөмһүриятебез җирле үзидарәләр органнарының эш сыйфатларын яхшырту максатында, 2006нчы елдан бирле үткәрелә инде. Агымдагы елда өч конкурста катнашу өчен 15 номинация буенча 147 гариза кабул ителгән. Бүләкләнүчеләр арасында безнекеләр дә бар. Коллегабыз, “ТАТМЕДИА“ җәмгыятенең “Нократ“ (“Вятка“) филиалы директорының телерадиотапшырулар буенча урынбасары Гөлназ Кадыйрова “Иң яхшы телесюжет“ номинациясендә җиңү яулады. “Иң яхшы авыл, шәһәр муниципаль берәмлеге округы органы җитәкчесе“ номинациясендә Усали авыл җирлеге башлыгы Альмир Зиатдинов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.