Шәһәрдә композитор Фәрит Яруллинга багышланган кичә үтте

2014 елның 25 апреле, җомга

Бөек композиторны искә алдылар. Шәһәрдәге балалар сәнгать мәктәбендә композитор Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан музыкаль кичә үтте. Концерт программасында фортепиано сыйныфында белем алучылар катнаша. Алар әлеге тамашаны остазлары Елизавета Король белән берлектә әзерләгән. Башкарылган әсәрләрнең күбесе Фәрит Яруллин авторлыгында.

Кичәне укучылар Алия Гайфетдинова һәм Адель Сальманов алып барды. Сәнгать мәктәбе директоры Ольга Хәсәнова әйтүенчә, коллективта Фәрит Яруллин истәлегенә багышланган чаралар уку елы башында ук старт алган. Бу шуларның чираттагы сериясе.

Май аенда мәктәп коллективы зур концерт белән бөек композиторның туган ягы булган Сон төбәгенә барып, Фәрит Яруллинның авылдашлары каршында да чыгыш ясарга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International