Кызыл Тау авылының һәм “Мамадыш“ совхозы бистәсенең Мамадышка терәлеп үк торуы җирлек җитәкчелеге алдына югары бурычлар да куя. Кызыл Тау авыл җирлегенең Россия һәм Татарстан күләмендәге конкурсларда призлы урыннар яулап премияләргә лаек булуы әлеге бурычларның уңышлы тормышка ашырылуы турында сөйли.
Без 1950-1960нчы ел балалары. Бу чорда үскән авыл балалары, ни тук түгел, ни ач түгел иде дип әйтер идем. Чөнки һәр гаиләдә 5-6 шар бала. Күбебезнең әти-әниләре–колхозчылар. Айлык хезмәт хакы–30-40 сум. Шулай да безнең балачак хәзерге вакыттагыга караганда кызыграк, бәхетлерәк кебек иде.
Вакыт үткән саен хәтирәләр яңара бара, элек игътибар ителмәгән өлешләре җентекләп искә төшә Роза ШӘЙХИЕВА.
Югары Сон авылына 18 яше тулганчы килен булып килгән Сәвия Котдүс кызы Гыйлаҗетдинова бу көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ни арада узган ул гомер дигәнең, шаккатарсың.
Көмешкүл төбәгендә бөтен тәвәккәллеген, булганлыгын эшкә җигеп, шәхси хуҗалыкларын үстерүче кешеләр шактый. Зөфәр Шакиров – шундыйларның берсе. Бүген авылда яшәүнең мәшәкатьләре, авырлыклары турында аның фикерләрен белешергә булдым.
Улы Рәмис аның юбилеена иң матур җырларын, 55 роза бүләк итте һәм кочагына алып: “Кадерле әнием – син бу якты дөньяның иң асыл, сабыр, мәрхәмәтле хатын-кызы, сиңа берәү дә паспортыңдагы яшеңне бирми, барысы өчен дә зур рәхмәт, мин сине бик-бик яратам!“ – диде. Бу күренешне күзәтеп утырган табын артындагыларның барысының да күзләрендә мөлдерәмә яшь иде. Шулай елашып, җырлашып гомер үренә атлыйбыз. Светлана Сабировага да тормыш ике бишле куйды бүген.
“Өч ел элек фатирга газ белән җылыту казаны көйләгәннәр иде. Җәмәгатем белән җәннәттә яшәгәндәй булдык. Җылы суы килеп тора, теләгән вакытта юынып чыгасың. Быел кыш шатлыгыбыз бетте: җылы су килми башлады. Мастерларга мөрәҗәгать иткән идем, бабай, теплообменнигы тыгылган, диделәр. Алыштыру өчен унөч мең сум акча кирәк булды. Кешедән сораштыргач, бездә су каты, диләр. Шулай ук каты мыни соң ул? Аны киметү өчен нәрсә эшләргә кирәк? ШАМИЛ МӘРДАНОВ, Мамадыш шәһәре.
Муниципалитетта дин әһелләре, мәктәпләр директорлары, балалар бакчалары җитәкчеләре, җәмагатьчелек вәкилләре катнашында узган, яшь буынга рухи әхлакый тәрбия бирү темасына багышланган сөйләшү байтак кына проблемаларны өскә калкытты. Һәм тынычланырга урын юклыгын күрсәтте.
Хатыным Асия белән Мамадышта еш булабыз. Бәйрәмнәрдә, ярминкәләргә бармый калган юк. Урамда күпләр минем белән күрешә, озаклап әңгәмә кора башлый. “Нишләп бөтенесе сиңа таныш, барысы да сөйләшергә сүз таба, озак йөрисең“,–дип әрли хатын.
Һәр төбәкнең, һәр дәүләтнең үсешен чагылдыручы, хакимиятнең нәтиҗәлелеген билгеләүче күрсәткеч – демография. Демографик хәл ил күләмендә актуаль проблемаларның берсе булып кала. Илнең икътисади һәм социаль үсеше турыдан туры демографик хәлгә бәйле.