Көнчелек аның өчен ят нәрсә.

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Көмешкүл төбәгендә бөтен тәвәккәллеген, булганлыгын эшкә җигеп, шәхси хуҗалыкларын үстерүче кешеләр шактый. Зөфәр Шакиров – шундыйларның берсе. Бүген авылда яшәүнең мәшәкатьләре, авырлыклары турында аның фикерләрен белешергә булдым. Зөфәр, синең кебекләр турында, алар кендекләре белән авылга береккәннәр, диләр. Мактанып әйтүем түгел, миңа да заманында, яшьтәшләрем кебек, авылдан китү мөмкинлеге бар иде. Әмма әтием мине кече яшьтән үк эш сөяргә, авылны яратырга өйрәтте. Шулай итеп мин туган нигеземнән баш тартмадым. Колхозда төрле эшләрдә эшләдем, җитәкче вазыйфаларын башкардым. Күмәк хуҗалыклар системасының тамырына балта чабылуны күпчелек бик авыр кичерде. Авылда кайберәүләр килеп туган кискен үзгәрешләр каршында югалып калдылар. Миңа да, гаиләмә дә җиңел булмады. Моннан сигез еллар чамасы элек эштән кайттым да, хатыныма: “Заманалар үзгәрә, мал асрамасак, авылда яшәүдән мәгънә калмый, бетүебез бар, ни дә булса эшләргә кирәк,“ – дидем. Киңәшләштек тә 2009нчы елда крестьян-фермерлык хуҗалыгы төзергә булдык. Икенче елны дүрт үгез сатып алдык. Малларның баш санын арттыру ниятеннән 84 квадрат метр зурлыктагы сарай җиткердек. Беренче елларны җиңел булмады, әлбәттә. Акрынлап кына тернәкләнә башладык. Былтыр син элеккеге колхозның буш торган берничә сараен алырга булгансың. Әйе, өч сарайны сатып алдым. Бүген шуларны рәтләү белән мәш килеп ятабыз. Аның берсе әзер инде. Ул бинаны ремонтлау өчен откан 2 миллион сумлык грант кына җитмәде, тагын 500 мең сум үз акчамны да тоттым. Хәзерге вакытта хуҗалыгымда 35 мөгезле эре терлек асрала. Быел 20 буаз тана алырга уйлыйм. Мал күп булгач, азык та аз кирәк булмый. Дистәләрчә башны асрау өчен азыкны сатып алу үзен акламыйдыр. Бүген 200 гектарга якын җирем бар. Тагын берничә гектар комачау итмәс иде. Җирдән алынган уңышның маллар- дан артып калганын сатып та гаилә бюджетына акча керә. Хуҗалык киңәйгәч, өстәмә эшче куллар да кирәк бит? Гаилә белән генә бу кадәр хуҗалыкны алып бару җиңел түгел. Җирне эшкәртүдә, чәчүдә, уңышны җыеп алуда бүген инде пенсиядә булган, озак еллар механизатор булып эшләгән Мансур Мөбарәкшин, Равил Заһриев, Зөфәр Садыйков ышанычлы ярдәмчеләрем. Алар үзләре дә мал тоталар әле: терлек азыкларына проблема юк. Маллар арткач, терлекчеләр дә кирәк булачак. Кызганычка каршы, эшкә килүчеләр арасында яшьләрнең булуы шикле. Килешәм. Бүген аларның психологиясе башкачарак шул. Аларга зур хезмәт хакы, җиңел эш кирәк. Тир тамызып тапкан җимеш кенә татлы, дигән гыйбарә алар өчен ят. Дөрес, араларында авылда калганнар да бар. Игеннәрне җыю чорында Илнур Мотыйгуллин комбайнда эшли. Ул да малларны күп асрый. Җире дә бар, техникасы гына юк. Кунак ашы кара-каршы, дигәндәй, без бер-беребезгә ярдәмләшеп торабыз. Илнурның хуҗалыгында дистәдән артык мөгезле эре терлек асрала. Көмешкүл – крестьян-фермерлык хуҗалыкларына бай төбәк. Димәк, бу күпмедер дәрәҗәдә сезнең арада көндәшлек, бәлки көнчелек тә тудырмыйча калмыйдыр? Бүгенге базар икътисады шартларында көндәшлек булырга тиеш инде ул. Көнчелеккә килгәндә, анысы минем өчен ят нәрсә. Коллегаларымның уңышларына сөенәм генә. Без бер-беребез белән аралашып, киңәшләшеп яшәргә тырышабыз. Ярдәм кирәк була икән, аны күрсәтергә әзербез.

Әңгәмәдәш – НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International