Кызыл Тау авыл җирлеге узган ел мөгезле эре терлекләрнең һәм савым сыерларның баш санын арттыру буенча республикада алдынгы урынга чыкты. “Бү- генге көндә бездә 526 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Сыерлар саны бер ел эчендә уналты башка артты“,–ди җирлек башлыгы Вәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Аучылык белгече булып эшләүче Рамил САФИНның 2014нче елда бер баш малы да булмый. Ташлы авылында гаилә фермасы төзегән һәм мөгезле эре терлекләр асрый башлаган. Аның кече фермасындагы хәзер унике баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның алтысы савым сыерлар. Кызыл Тау авылында Наталия АППАКОВА республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 200 мең сум субсидиясенә абзар җиткереп, сыерлар, бозау- лар һәм ат асрый башлаган. Аның өч сыеры, җиде бозавы бар. Элек дуңгызчылык белән шөгыльләнгән Зөфәр Шәйдуллин мөгезле эре терлекләргә күчеп беткән. Хәзер аның фермасында ал- тмыштан артык мал, шулар- ның утызы–савым сыерлар. Маллар санын арттырган өчен ул былтыр Татарстан Дәүләт Советы һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Дипломнары белән бүләкләнде. Респу- блика программасы буенча, аның фермасына бара тор- ган юлга вак таш та түшәл- де. Фәрит ФИЛИППОВ Кызыл Тау су буенда атлары өчен ферма эшләгән, абзар җиткергән. Аның унга якын аты бар. БАДЫГИНнар гаиләсе дә чын фермерга әйләнгән. Алар мөгезле эре терлекләрнең баш санын утызга җиткергәннәр. Сы- ерлары – унбиш баш. Терлекчелек белән ике генә ел шөгыльләнәләр икән әле. Алар да 200 мең сумлык программада катнашканнар. Маллар абзарын киңәйтү өчен, башлаучы фермер программасында катнашырга телиләр. “Мал- ларга печәнне үзебез әзерлибез“,–ди Людмила БАДЫГИНА. Тракторлары һәм печән пресслагычлары бар. Арендага басудан җир алы- рга телиләр. Бу кадәр малларын йөртү өчен көтүлек тә кирәк аларга. Рус Пакшиныннан Алексей МАЛЬЦЕВның фермерлык белән шөгыльләнә башлавына да күп түгел. Малларын унике башка җиткергән. 2010-2016нчы елларда ЛПХ кредитларыннан авыл җирлегендәге 442 гаилә файдаланган. Барысы 119 миллион 275 мең сум кредит рәсмиләштергәннәр. 86 гаилә ул кредитларына сарайлар җиткергән, 46 кредитка–маллар, 14енә– техника сатып алынган. Унҗиде кеше лизинг-грант программасыннан файдаланганнар һәм дәүләттән 15 миллион 665 мең 391 сум ярдәм алганнар. Авыл җирлегендә хәзер шәхси хуҗа- лыкларда 17 трактор, 21 йөк машинасы исәпләнә. Авыл җирлегендә яшелчәчелек белән шөгыльләнәүче – 4, күпләп умарталар тотутучы 17 гаилә дә бар. Болары – кызылтаулыларның авылча яшәү рәвеше булса, аларның шәһәрләшә баруын күрсәткән фактлар да бихисап. Үзарасалым акчасына былтыр 1250 метр юл салганнар. Өч ел эчендә үзарасалым акчаларына һәм төрле программалар буенча барысы 14960 метр юллары төзекләндерелгән. Ә урамнарның саны, бөтен җирлек буенча–97, аларның гомуми озынлыгы 82 километр. Торак пунктларда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәлләр җиткерелгән. Урамнарга чәчәкләр һәм агачлар утырту, аларны тәртиптә тоту буенча конкурслар үткәрелә.