Мин әйтәм: “Ярты район кешесен беләм, чөнки мич башында ятмыйм, халык арасында күп йөрим, районда уза торган вакыйгаларның эчендә кайныйм, шуңа күрә таныйлар, сөйләшергә сүз табыла, юк-бар сүз сөйләшмибез, киңәшләшәбез, уртак фикергә киләбез, төрле мәсьәләләр хәл итәбез, халык әйтсә, хак әйтә ул!“ – дим. Шулай бит инде. Аралашып, хәл белешеп яшәсәң, бермәбер күңелле. Шуларны уйлап утырганда бер вакыйга искә төште, сезгә дә сөйлим әле. 2006нчы елда безнең Түбән Ушма авылының Үзәк урамына асфальт җәйделәр. Ул вакытта колхоз рәисе Рафаэль Мөхәммәтшин (урыны җәннәттә булсын) мине чакырып алды да: “Рифкать абый, урамга ас- фальт җәяләр. Эшне Ха- физовкага бара торган очтан башлыйлар. Урамда транспорт йөртүне тукта- тып, Түбән очта парк янында машиналарны башка урамнан җибәрергә кирәк. Шушы эшне сиңа йөкләсәк, ничек булыр икән, син олы кеше, синең сүзне тыңларлар,“ – ди. Олы кеше, дип, салпы якка салам да кы- стыргач, рәисне тыңламый, кая барасың?! Риза булдым. Бурычым: барлык маши- наларны туктатырга һәм икенче урамнан җибәрергә. Рафаэль миңа юл йөрү ка- гыйдәләренә караган билге (безнең шоферлар телендә ул “кирпеч“ дип йөртелә, ягъни кызыл түгәрәк эчендә ак шакмак) тоттырды. Аны юл уртасына урнаштырып куйдым да, басып торам. Мамадыш ягыннан бер текә иномарка килә. Туктарга исәбе юк. Билгегә якынрак килдем дә, бер кул белән “кирпеч“кә күрсәтәм, икенче кул белән туктарга ишарә ясыйм. Машина туктамыйча, выжлап узып китте. Артыннан йодрык күрсәтеп калдым. Читтән карап торган иптәшләр янына барып бастым. Алар: “Ул бит глава иде, (район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин) ну йодрык күрсәтеп калган өчен сиңа хәзер эләгә инде“, –диләр. “Рафаэль миңа: “Главаны керт!“–димәде, ә машина кертмәскә кушты“,– дидем. Икенче көнне юлга аркылы агач куйдым, машина агачны сикереп чыга алмый. Берзаман кичәге ма- шина тагын килә. Мин хәзер аның кем икәнен таныйм бит инде (кичә белми идем), ба- рып агачны алдым. Юл ачык. Ә машина шып туктады. Рульдә глава үзе. Ишеген ачты да, минем белән әңгәмә кора башлады, янәсе эшләр барамы, шоферлар миңа буйсынамы, һ.б. Мин әйтәм: “ Төрлесе була, күбесе әйткәнне тыңлый, бар буйсынмаучылары да“, - дим. Минем белән өч-дүрт минут сөйләшеп торды да, китеп барды. Бер сәгатьләп вакыт үтте микән, яныма ГАИ машинасы килеп туктады. Аннан инспектор чыгып, миңа ярдәмгә килгәнлеген әйтте. Бу вакыйгадан соң, күпмедер вакыт узгач, Рөстәм Галиуллович янына йомыш белән барырга туры килде. Иртән-иртүк килдем. Ул вакытта хакимият бинасы элеккеге райком бинасында иде. Ул әле эшкә килеп җитмәгән. Тышта эскәмиядә утырып торам. Бервакыт килеп туктады. Торып бастым да: “Мин Түбән Ушмадан идем, сез мине белмисез инде, менә шушы документларны Сезгә тапшырырга куштылар“, - дип сөйләнәм. Ә ул: “Нишләп мин сине бел- мәскә, син бит Түбән Уш- маның “пограничнигы“ (чик сакчысы)“, – ди. Вакыт уза тора, карлар яуды, ярминкәләр башланды. Бер ярминкәгә баргач, мәйданда хатынны көтеп басып торам. Астан, сәүдә рәтләрен карый-карый, бер төркем җитәкчеләр ияртеп, Рөстәм Галиуллович менеп килә. Мине күреп, яныма туктады да: “Иптәшләр, урамда яки башка җирдә очратсагыз, бу кешене игътибарсыз калдырмагыз, һәрвакыт исәнләшеп, хәлләрен сорашып китегез, чөнки ул Түбән Ушманың иң намуслы “пограничнигы“,–ди. Һәм кыска гына итеп, минем аның артыннан ничек йодрык күрсәтеп калганны сөйләп бирде. Шулвакыт Шамил Хәсәнов (ул вакытта ул аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары иде): “Рөстәм Галиуллович, әле ул Урта Кирмән авылының беренче пионеры да!“ – дип өстәде. 2005нче елда Бөек Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм иткәндә мәктәп коллективы чакыруы буенча мин Кирмәнгә барып, 1945нче елның Җиңү көнендә Аккош тавындагы җиңү учагын кабызганда катнашкан пионер буларак, дружина алдында тантаналы чыгыш ясадым, шул авыл егете Шамил Нуруллович белән анда очрашкан идек шул. Сез дә белеп торыгыз: шундый мактаулы исемнәргә лаек булган кеше мин.