Светага миллион ал роза.

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Улы Рәмис аның юбилеена иң матур җырларын, 55 роза бүләк итте һәм кочагына алып: “Кадерле әнием – син бу якты дөньяның иң асыл, сабыр, мәрхәмәтле хатын-кызы, сиңа берәү дә паспортыңдагы яшеңне бирми, барысы өчен дә зур рәхмәт, мин сине бик-бик яратам!“ – диде. Бу күренешне күзәтеп утырган табын артындагыларның барысының да күзләрендә мөлдерәмә яшь иде. Шулай елашып, җырлашып гомер үренә атлыйбыз. Светлана Сабировага да тормыш ике бишле куйды бүген.

“Мамадыш төбәгендә аны белмәгән кеше сирәктер. Сәхнәдән күңелләрне актарып чыгарырлык моңлы җырлар сузучы, тәмле-тәмле ризыклар пешерүче, матур картиналар чигүче Светлана Сабирова үзенең күркәм юбилеен каршылый. Соңгы елларда ул шигырьләр дә яза. Үзенең иҗатын күбрәк сөекле кызына гомере автомобиль һәлакәтендә вакытсыз өзелгән, керәшен дәүләт “Бәрмәнчек” ансам- бленең талантлы җырчысы Диана Мишкинага багышлый. Ана күңеле кабул итә алмаслык коточкыч югалтуны ничек кенә авыр кичерсә дә, Светлана кул кушырып, төшенкелеккә бирелеп уты- ручылардан түгел. Баласының истәлеген саклау, иртә кабынып, вакытсыз сүнгән талантлы йолдызчыгының иҗатын мәңгеләштерү теләге аны алга, яңа инициативаларга этәрде. Менә берничә ел инде Мамадыш шәһәрендә Диана истәлегенә багышланган яшь башкаручылар региональ фестивале уза. Әлеге фестиваль яңа йолдызчыклар кабызырга өлгерде инде. Шулай итеп, әнисе Диана Мишкинаның эшен дәвам итә, кызына багышлап, яшь талантларга дөньяга чыгарга булыша, ярдәм итә, кул суза. Бу гамәле Светланага яшәргә көч бирә. Үзенең бар талантын, ярату хисен улы Рәмискә багышлый ул хәзер. Беренче фестивальләрдә апасына багышланган конкурсларда катнашучы гына булса, узган ел Рәмис лауреат исеменә лаек булды. Димәк, Мамадышта тагын бер йолдызчык кабынды, дигән сүз,“ – дип язды “Туганайлар“ газетасы аның турында. Мамадышка юбилей кичәсенә кунакка килгән “Бәрмәнчек” ансамбле артистлары да күңелгә үтеп керә торган сүзләр әйттеләр. “Светлана Александровна һәрчак безнең белән элемтәдә тора, шатлыкларыбызны бүлешә, Диананың якты истәлеген саклый. “Сез җырлаганда, күңелем юана, сездән көч алам“,–ди. Үзе дә безгә дәрт биреп тора. Көчле характеры, таланты, ихтыяры белән үрнәк ул безгә. Аны бөтен коллектив исеменнән олы юбилее белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, яшәү дәрте телибез“,–диде ансамбль директоры Артур Поляков. Светлана Сабирова ашханә мөдире булган дүртенче санлы мәктәпне төрле елларда җитәкләгән директорлар Салават Гыймранов, Илдус Габдрахманов, Илнур Хәнәфиевта аңа хезмәтен озак еллар намус белән һәм нәтиҗәле итеп башкарган өчен иң күркәм мактау-рәхмәт сүзләрен әйттеләр, район башлыгының Мактау грамотасын тапшырдылар. Туганнары, дуслары, хезмәттәшләре иң изге теләкләрен теләделәр. Котларга бер төркем нәсел дәвамчылары – яшь кыз- егетләр чыгып баскач, аларның каушауларын сизгән Света апалары, сабыр гына елмаеп: “Әйдә, фикереңне тупла да, яңадан башла,“ –дип көч бирде. Аның “шәкертләре“ барысы да җырлый, тәмле итеп ашарга пешерә белә икән. Өстәлдәге гөбәдияләр, пилмәнкәләр, тәм-томнар – остазлары җитәкчелегендә махсус пешерелгән иҗат җимешләре булып чыкты. Аннары Света үзе җыр сузды. Ке- шеләр белән дустанә тату мөнәсәбәт, язмыш сынауларына бирешмәү, бәхет турында тирән эчтәлекле борынгы керәшен җыры. Булса булыр икән кешедә шундый тавыш, шундый моң! Өнсез калырсың... Бу кечкенә генә буйлы, нечкә күңелле, зур йөрәкле, нык ихтыярлы, тирә-юньдәгеләргә чиксез шатлык, якты нур өләшкән милләтпәрвәр керәшен кызының үз язмышы, изге гамәлләре, атлаган эзе дә күптән җырга әверелде бит инде. Иҗатыңда, шәхси тормышыңда алга таба бәхет-шатлыклар гына телибез, бүләккә – миллион ал роза сиңа, Света!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International