Бала күңеле – нәфис ак кәгазь.

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Муниципалитетта дин әһелләре, мәктәпләр директорлары, балалар бакчалары җитәкчеләре, җәмагатьчелек вәкилләре катнашында узган, яшь буынга рухи әхлакый тәрбия бирү темасына багышланган сөйләшү байтак кына проблемаларны өскә калкытты. Һәм тынычланырга урын юклыгын күрсәтте.

Районыбызда да гадәти булмаган ислам тарафдарлары бар. Тыелган әдәбият тарату очрагы да булгалый. Әмма дин вәкилләре тарафыннан безнең адреска бер генә мөрәҗәгать тә кергәне юк. Соңгы елларда наркоманиягә каршы аяусыз көрәш башладык. “Спайс“лар тарату белән шөгыльләнүчеләр хөкем ителде. Ата-ана да, укытучылар да баланың үзен нормаль тотмавын күреп торалар, безгә хәбәр итү турында уйламыйлар. Бала тайгак юлга басмасын өчен, мәктәп, ата-ана, дин әһелләре, җәмәгатьчелек оешмалары, хокук саклау органнары профилактик чараларны бергәләп оештырырга тиешләр, – диде Россия Эчке эшләр мини- стрлыгының район бүлеге начальнигы Айрат БАҺАУОВ. Ул Урта Азиядән һәм элекке Союздаш республикалардан килгән кешеләргә карата үтә игътибарлы булырга да чакырды. Узган ел аларга йөз егермедән артык административ беркетмә төзелгән, дүртесе департацияләнгән. Урта Азиядә гадәти булмаган ислам безгә караганда күбрәк таралган. Арада төрлесе булырга мөмкин. –“Спайс“лар кулланучыларны, полиция керешкәнче, әйдәгез, үзебез ачыклыйк, яман гадәтләреннән ваз кичтерик. Дин әһелләре бу ярамый торган эш дисәләр, укытучылар да куркытмыйча гына аңлатсалар, бала бүтән әйләнеп тә карамасиде. Дин әһелләренең сүзе бөтен кешегә дә бик көчле тәэсир итә. Бөтенебез тотынсак, бу хәлләрне дә бетерербез,–диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий ИВАНОВ. Бөтен укытучылар да дәресләрендә әхлак тәрбиясен исләрендә тотсыннар иде. Балага нәрсә ярамаганын аңлатырга кирәк. Орлыкны уңдырышлы җиргә чәчсәң генә уңыш бирә. Балалар бакчасында, мәктәптә дөрес тәрбияләсәң генә инсафлы бала булып үсәләр. Балалар төрле кирәкмәгән агымнарга иярмәсен өчен, әхлак тәрбиясен көчәйтергә кирәк. ДМИТРИЙ атакай да тәрбия бирүдә аксый торган якларның булуына ачынуын белдерде. Аның: Районыбызда теркәлгән тугыз приход бар. Мамадышта күп еллар инде Якшәмбе мәктәбе эшли. Бүгенге көндә анда кырык бала йөри. Әмма рухани булырга теләүчеләр юк. Районыбызда бер генә керәшен рухание да юк әле. Хәзерге балаларның иң якын дусты – Интернет. Кайберләре бер-берсе белән дуслашмый да. Алар тормышка әзер түгел. Баланы телевизордан аерырга кирәк,– дигән сүзләре җыелышта катнашкан һәркемнең йөрәгенә барып җиткәндер. –Ялгышларыбызны акрынлап төзәтергә кирәк. Балаларыбыз начар түгел. Алар акыллы. Күңелләренә ятышлы, файдалы шөгыль табарга булышыйк. Бер кешегә дә мәчеткә бар, чиркәүгә бар, дип әйтеп булмый. Кеше аларга барсын өчен, аларны җәлеп итә белергә кирәк,– диде районыбыз җитәкчесе. Киңәшмәдә чыгыш ясаучылар чиркәүләргә, мәчетләргә авыл җирлекләре башлыклары, директорлар ешрак йөри башласалар, өлкәннәр дә, балалар да аларга күбрәк тартылыр иде, дигән фикерне дә куәтләделәр. Җомга намазларына авыллардан чыккан эшмәкәрләрне дә чакыра башлаячаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International