Рәис хатыны.

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Рәвия Алкин авылында дөньяга килә. Аңа өч яшь чагында, биш баласын ятим калдырып, әтисе вафат була. Барлык эш әниләре җилкәсендә, балалары кечкенәдән хезмәткә өйрәнәләр. 17 яшьлек чибәр, сылу, тырыш кызны язмыш Югары Сон егете белән очраштыра. Ирек бу вакытта тормыш тәҗрибәсе туплаган, “Спартак” колхозы җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешкән, өченче дистәне ваклап та өйләнмәгән буйдак егет. 1965нче елның 5нче декабрендә ике йөрәк бергә кушыла. Рабига әби килененә соклануын яшермичә: “Бу чибәр кыз безгә килгәнме? Бездә торыр микән соң?”–дип тәкрарлаганын авыл халкы әле дә хәтерли. Олы тормыш юлын башлаган авылда 52нче кышын уздыра инде Сәвия Котдүсовна. Вакыйгалар, берсе артыннан берсе тезелгән дисбе төймәләре кебек, исенә төшеп, хәтерен яңарта. Аңа тормыш җиңелләрдән бирелми. Көчле рухлы кыз көнне-төнгә ялгап эшләгән иренең чын терәгенә әйләнә. Малтуар, бакча эшләрен җиренә җит- кереп башкара. Кайнанасы белән дә уртак телтаба. Читтән торып Казан педагогия институтына укырга керә. Югары Сон мәктәбендә укыта. Кызу җәйге кыр эшләре вакытында башкалар белән беррәттән басуга эшкә йөри. Ул елларда авыл тулы тормыш белән яши. Яшь гаиләләр, туучы сабыйлар күп. Әмма балалар бакчасы юк. Җитәкче, бернигә карамастан, аны төзүгә алына. Ирек Әһли улының башлаган эшен җиренә җиткерәсенә халык та ышана. Озакламый, авыл уртасыннан агучы Сон елгасы буенда менә дигән балалар бакчасы калкып чыга. Сәвия Котдүс кызын шунда мөдир итеп күчерәләр. Бу вакытта инде ул үзе дә–ана булу бәхетен тойган яшь әни. Лаеклы ялга кадәр шушы хезмәтенә тугры булып калды. Ул елларда балалар бакчасы район күләмендә һәрвакыт алдынгылар рәтендә йөри. Тәҗрибә туплау өчен уздырылган семинарлар да шактый уза бу бинада. Анда хәтта пианино тавышы яңгырый. “Спартак”ның гөрләп торган чагы. Миллионер колхоз районда гына түгел

Татарстанга да таныла. И рек Әһли улы эшчәнлеген көчле колхозлар белән ярышып, тәҗрибә уртаклашып, тиешле дәрәҗәдә, фидакарьләрчә алып бара, үзен тулысы белән эшкә багышлый. Ирен аңлап, һәр эшендә ярдәм кулы сузарга әзер торган хатынына ул соңгы көннәренә кадәр рәхмәтле кала. Тормыш үз җае белән генә барганда, бер-берсенә терәк булып, балалар кадерен татып, оныклар сөеп кенә яшәр чагында Иреге каты авырый башлый. Җитди диагнозның ни белән бетәчәген төшенгән хатын, бөтен көчен туплап, күз яшьләрен күрсәтмичә, сабыр гына ирен тәрбия кылып, соңгы юлга озата. Бик яшьли тол калса да, мәрхүм иренә тугрылыгын саклап, кече кызы белән авылда гомер итә Сәвия ханым. Алар дүрт бала үстерделәр. Хәзерге көндә Рөстәм–Алабугада, Рәмзия Яр Чаллыда үз гаиләләре белән эшмәкәрлекләрен яхшы гына алып баралар. Өлкән кызы Чулпан әти-әнисе юлыннан китте: Казан мәктәпләренең берсендә тарих укыта. Алар бергә җыелган вакытта балалар һәм оныклар тавышыннан өй эче шатлыклы шау-шу белән тула. Балаларын тәрбияләгән вакытта аларны күрми эшкә киткән чаклары булган Иреген ул бүгенге көндә дә сагынып, хөрмәт белән искә ала. Кияүләре, килене, кода-кодагыйлары, оныклары, туганнары, дуслары белән һәрвакыт хәбәрләшеп, хәл-әхвәлләрен белешеп гомер итә. Аңа мул тормыш, саулык, гаилә тынычлыгы телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International