“Өч ел элек фатирга газ белән җылыту казаны көйләгәннәр иде. Җәмәгатем белән җәннәттә яшәгәндәй булдык. Җылы суы килеп тора, теләгән вакытта юынып чыгасың. Быел кыш шатлыгыбыз бетте: җылы су килми башлады. Мастерларга мөрәҗәгать иткән идем, бабай, теплообменнигы тыгылган, диделәр. Алыштыру өчен унөч мең сум акча кирәк булды. Кешедән сораштыргач, бездә су каты, диләр. Шулай ук каты мыни соң ул? Аны киметү өчен нәрсә эшләргә кирәк? ШАМИЛ МӘРДАНОВ, Мамадыш шәһәре.
Газета укучыбыздан әлеге хатны алгач, шәһәр һәм район халкы эчә торган суның сыйфаты белән кызыксынып, “Роспотребнадзор“ның Татарстан буенча идарәсе территориаль бүлеге баш белгеч эксперты АСИЯ КАМАЛОВАга мөрәҗәгать иттек. Асия Исмәгыйловна, Мамадыш халкыннан краннарга килә торган суның каты булуы турындагы зар ишетергә туры килгәли. Бу чыннан да шулаймы? Суның сыйфаты нинди параметрлар белән билгеләнә? Хәзер суның составын Кукмарадагы һәм Сабадагы лабораторияләргә алып барып тикшертәбез. Анализлар егермегә якын төрле параметрлар буенча ясала. Нитратлар, хлоридлар, нитритлар, тимер, марганец күләме, катылыгы, гомуми минераллашу, тәме (привкус), чисталыгы (мутность), 20 градуста исе, микробиологик параметрлары... тикшерелә. Микробиологик параметрларга, гадирәк әйтсәк, бактерияләр һәм микроблар белән зарарлану дәрәҗәсе керә. Шәһәрдә һәм авылларда кулланыла торган скважиналарда алар гигиена нормативларына туры киләләр. Суүткәргеч линияләргә яңгыр һәм кар сулары үткәндә генә алар нормативтан югары булырга мөмкин. 2015нче елның 13нче апрелендә Мамадыштагы һәм “Мамадыш“ совхозындагы берничә колонкадан проба алып тик- шерткән идек. Микробиологик параметрлар буенча сулары эчәргә яраксыз, дип табылды. Яз ае бит, колонкаларга кар суы үтеп кергән булгандыр. Ә скважиналардан алынган пробаларда микробиологик параметрларның нормативтан артып киткәне юк. Колонкалар инде хәзер бетереләләр, су өйләргә кертелә. Норматив буенча суның катылыгы 7дән артмаска тиеш. Аерым артезиан коелары буенча анализлар катылыкның нормативтан артып китүләрен күрсәтә. Ипподром янындагы 10нчы санлы скважинада катылык – 8, район үзәк хастаханәсенең 8нче скважинасында – 8, 9нчы скважинасында – 7,4, 10нчы скваҗинасында 16,5 булган. Водозаборга су берничә скважинадан суыртылганлыктан, бергә кушылып, катылык дәрәҗәсе кими. Водозаборлардан алган анализлар линияләргә китә торган суларның катылыгы 6 белән 8 арасында булуын күрсәтә. Авыллардагы халык эчә торган суның сыйфаты нинди? –“Роспотребнадзор“ның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга кайсы районның нинди авылларындагы халыкны тәэмин итә торган чыганакларда суның санитар-химик күрсәткечләр (гомуми катылык) буенча таләпләргә туры килмәве турында махсус хат юллады. Анда Мамадыш районындагы Юкәче, Дусай, Уразбахты, Олыяз, Югары Козгынчы, Дүсмәт, Акман, Комазан башы, Гришкино, Югары Кыерлы, Владимир, Югары Әрнәш, Иске Черкасс, Зур Шыя, Түбән Яке, Югары Ушма, Омар, Соколка, Берсут һәм Сотово бистәләре күрсәтелгән. Анализларга пробаларны ел саен алабыз. Катылык күрсәтке- че үзгәрми, дияргә була. “Кама“ ял-сәламәтләндерү лагеренда катылык 23кә- 27гә җитә иде. Балаларга ашарга пешерү өчен суны башка җирләрдән ташыдылар. Ни сәбәпледер, хәзер анда катылык 7-8гә генә калды. Үз суларын үзләре куллана башладылар. Берсут-Сукачының скважина- дан килгән суын тикшергәнем булды. Катылыгы 50не күрсәтә иде. Кабат алар, авылдашлары Равия Зияро- ва булышлыгы белән, суны чишмәдән суырта башлады- лар. Аның да суы барыбер нормадан югарырак әле. Суның катылыгын ничек киметеп була соң? Мамадышта да, җылылык казаннарына, чәйнекләргә юшкын бик тиз утыра? –Катылыкны киметү юллары бар һәм күп төрле. Хәзер кибетләрдә фильтрлар иркен сатыла. Электромагнитлы фильтрлар да бар, минераль матдәләр белән нормальләштерә торганнары да. Кибетчеләр, мастерларбелән киңәшергә кирәк. Ул фильтрларның эшләү сроклары да бар. Фильтларның паспортыннан катылыкны күпмегә киметкәнен карарга, сертификатлы фирмаларныкын гына алырга кирәк. Мин үзем башта суны 15 минут кайнатам, аннан башка кастрюльгә бушатып аш яки ботка пешерәм. Каты суда табак-савыт та, кер дә юып булмый. Андый су йөрәккан тамырлары авырулары да китереп чыгара. Краннан су агызып эчәргә ярамый. Кибетләрдә хәзер төрле сулар сатыла. Аларны чәй куярга кулланырга ярыймы? –Иң беренче чиратта эти кеткаларында нәрсә язылганы белән танышырга кирәк. Сәүдә үзәгенә чыгарылганчы, аларны тутыучыларны тиешле органнар җентекләп тикшерәләр. Ялган аракы ясаган кебек, дәрәҗәле фирмаларның этикеткаларын ясап, краннардан агызып кына тутырып чыгаручылар да булмас, дип әйтә алмыйм. Мин үзем “Нократ“ суын алам.
Әңгәмәне МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ үткәрде