Вакыт үткән саен хәтирәләр яңара бара, элек игътибар ителмәгән өлешләре җентекләп искә төшә Роза ШӘЙХИЕВА (Гарифуллина), Олыяз авылы: мине бервакыт үткән гасырның 93нче елларында “Чулпан” колхозында төшерелгән видеотасма карарга чакырдылар. Яшьлегемне искә төшереп утырдым. Сигезенче классны Олыяз сигезьеллык мәктәбендә тәмамлагач, колхозда эшли башладым. Безнең гаилә зур, апалар фермада сыер савалар, яшь маллар карыйлар, алдынгы урыннарны тоталар, ул вакытта кызларга эш терлекчелектә иде. Мин дә аларга кызыгып, алар үрнәгендә, фермага эшкә төштем. Барысын да эшләдем. Бәләкәйдән эшләп үскәч, Аллага шөкер, сәламәтлегем бар, көчле идем, артык авыр булмады. Ул елларда “Чулпан” колхозын Галимҗан абый Җиһаншин җитәкләде. Ул озак эшләгән, бик т а л ә п ч ә н, кырыс кеше иде. Шул ук вакытта зургәүдәле, таза, чибәр, мөлаем да иде. Без аннан бераз курка да, шул вакытта аңа гашыйк та идек. Без алдыбызга куелган, тиешле планнарның барысын да үтәп бардык, арттырып үтәгән чаклар да аз булмады. Рәисебез Галимҗан абый бер яктан кырыс, таләпчән кеше булса, икенче яктан бик кешелекле иде. Аңа һәр сорау белән мөрәҗәгать итеп булды һәм ул уңай хәл ителде. Галимҗан абый күптән вафат инде, урыны оҗмахта булсын, бу сүзләр аның рухына дога булып ирешсен иде. Мин дә хәзер олы кеше. Балаларга оныклар үстерергә булышам. Әзрәк сыкрап та торам, элекке вакыттагы хезмәтләрнең “файдасы”дыр. Үзебез турындагы видео-тасманы карадым да, яшьлегемне сагынып утырдым. Колхоз гөрләп бара, без яшьләр төрле кичәләр, уеннар оештырабыз. Галимҗан абый безгә зур мәдәният йорты салып бирде. Анда көн саен нинди дә булса чаралар үткәрелде. Аларга һәрберебезне тартырга тырыштылар, үзебез дә бик теләп катнаштык. Хәзер авылда андый җанлылык, оешканлык, бердәмлек юк, яшьләр дә аз. Алар булыр иде, авылда эш юк. Авылдагы клубка концерт, театр белән киләләр дә, куймыйча китәләр. Чөнки кеше килми. Авылда кеше картайды. Ни хәл итәсең, без дә гомер буе рәхәт кенә яшәмәдек. Яшьли иптәшем үлеп китте, 3 баланы үземә генә үстерергә туры килде, янгын чыгып, өебез янып бетте. Шундый авыр вакыт- ларда колхозда бер гаилә булып яшәдек. Туганнарыбыз бар да эштә, колхоз үзе бербөтен гаилә иде. Авыр вакытта барысы да ярдәмгә килделәр, рәхмәт аларга.