Их, кайтасы иде ялан тәпиле балачакка.

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Без–1950-1960нчы ел балалары. Бу чорда үскән авыл балалары, ни тук түгел, ни ач түгел иде дип әйтер идем. Чөнки һәр гаиләдә 5-6шар бала. Күбебезнең әти-әниләре–колхозчылар. Айлык хезмәт хакы–30-40 сум. Шулай да безнең балачак хәзерге вакыттагыга караганда кызыграк, бәхетлерәк кебек иде.

Шәдче башы бик матур җиргә урнашкан: чокыр эчендә, урман каплап тора, арт ягында биек булмаган тау, бары тик бер яктан гына ачык. Менә шул ачык яктан безнең авылга олы юл килә. Бу юл–авыл кешеләрен еракларга алып китүче дә, колхоз үзәге Шәдче авылы белән тоташтыручы да. Авыл уртасыннан кечкенә генә елга ага, ул урманнан агып төшә. Бала-чага, каз, үрдәк буада җәй буена коенып рәхәтләнә. Без укыганда авылда башлангыч сыйныф мәктәбе бар иде, ә 5нче сыйныфтан Шәдчедә укый идек. Кыш көнендә бураннарда, кыр казларыдай тезелешеп, алдан югары сыйныф укучылары, ә алар артыннан без тагылабыз, авыл арасы биш чакрым. Көн дә кайтып йөрибез. Мәктәптә тулай торак та бар. Анда тагын да ерактан килеп укучы бала- лар яшәде. Һәр кешегә үз авылы якын да, кадерле дә, матур да, чөнки анда син тәүге мәртәбә атлап киткәнсең, аның тәмле суын эчеп, саф һавасын сулап, урман-кырларында тәгәрәп үсеп җиткәнсең. Җәй көннәрендә урманнан кайтып кермәдек, без бигрәк тә урман балалары булдык, чөнки якында гына урман иде. Җәйләрен каен җиләге җыйдык. Ул җиләкне сөткә изеп, юкә яфрагына төреп тә ашый идек. Җәен ялан тәпи йөгерергә яраттык. Яңгыр явып узса, бала-чага урамда яңгыр суында чупырдый иде. Ул чакларда урамнар чиста, пыялалар юк, чөнки без буш шешәләрне кибеткә җыеп биреп, конфет, прәннек алдык. Ә кыш көннәрендә сөйләп бетергесез матурлык. Бар тирә-юнь ап-ак, агачлар ак шәл ябынган, ә мичләрдән төтеп күтәрелә. Ул айлы кичләрне сөйләп бетер-гесез. Ай яктысында энә сапларлык, шундый якты, өй эче дә яп-якты була иде. Миңа калса, хәзер ай да шулай яктыртмый бугай. Кыш көннәрне рәхәтләнеп чана шуабыз, һәр гаиләдә агачтан ясалган чаналар бар. Әле фермаларда атлар тоталар иде. Шул атларны җигә торган чаналарны алып, биек тауга өстерәп менәбез. Барыбыз да төялешеп шуып төшәбез. Ә кайвакыт чана кырын килеп ава, елашып өйләргә таралган вакытлар да була. Күбебезнең аягында төпләнгән яки ол- тан салган итек. Олтанны авылда Тарас бабай сала иде. Бик оста итеп. Олтанлы итек бик җылы, аякны туңдырмый. Кулда сарык йоныннан бәйләнгән бияләйләр, башта юка гына шәлъяулык, өстә я фуфайка, я тездән түбән пальто, аны без никтер кием, дип йөри идек. Фуфайканы Шәдчедә Мирзаян абый тегә, үлчәмнәрне ала да, берәр айдан әзер була. Ә киемне әти-әниләр Нократ Аланыннан алып кайталар. Яз җитеп, тау бите кардан арчылып, чирәм төртеп чыгуга, сарык көтә башлыйбыз. Безгә әниләр шешәгә тутырып сөт, суган, шикәр, ипи төреп тоттыралар. Без урамыбыз белән сарык көтәбез. Җыйнаулап утырып әбәт ашыйбыз. Безнең урам елганың ар ягында утырып калган. Аны Кәҗә урамы, диләр. Шушы урам балалары үзара бик тату яшәдек, кая барсак та бергә-бергә, бер-беребезне барлап тора идек. Күбебез кызлар, малайлар аз иде. Яз көне безнең керәшен авылларында Олы көн бәйрәмнәре уза. Бу көнгә бер ай кала әзерлек башлана. Өйдәге бар әйберне чистарталар: мичләр корымнан тазартыла, ап-ак итеп акбур белән агартыла, чаршау-кашага алмашына, идәнсәке сап-сары итеп юыла, өй эчендә яшел ылыс исе аңкый, чөнки ишек төпләренә, идәннәргә ылыс ботаклары түшәлә. Без бер өйдән икенче өйгә йөри-йөри чүпрәк букчабызны кызыл күкәйләр белән тутырабыз. Яшьләр тауга менеп йомырка тәгәрәтәләр. “Бака” сикертәләр: бер-берсе белән кулга-кул тотынышып, кычкырыша-кычкырыша кемнедер күккә чөяләр, кайбер чакта “бака” җиргә дә егылып төшә. 1нче Май бәйрәмнәрендә урман аланына җыелалар. Яшьләр уйный, җырлый, бии. Балачак гел шулай күңел ачып кына түгел, кул астына керә башлауга, әти-әнигә булышып та узды. Ул вакытларда колхозда чөгендер, бәрәңге бик күп утырталар иде. Һәр гаиләгә чөгендер бүлеп бирелә. Аны утыртканнан алып җыеп алганчы үзең эшкәртәсең, үзең җыясың, шуннан соң гына акчасын аласың. Бәрәңгене көрәк белән казыдык. Сарыкларны бик күп асрыйлар иде. Сарык йоны кыркыдык. Ындыр табагында ашлык чистарту, бушату, төяү кебек эшләр башкардык. Җәен әниләр янында беррәттән чалгы белән борчак чабып, аны киштәлибез. Авылда балалар мәктәпне тәмамлап, чы- гып китеп бардылар. Карт-корылар гына калды. Инде алар да китеп бетеп баралар. Күп өйләр буш, кыйшаеп утыра. Бар урамны агач, бәбкә үлән баскан. Зурайган саен бергә үскән дуслар, туган авыл сагындыра. Их кайтасы иде ялан тәпиле балачакка, әкияти дөньяга, әниемнең кечкенә кызы булып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International