Демографик хәл сөендерми.

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Россия демографик катастрофага гасыр башларында килеп җиткән иде. Әмма әлеге вәзгыять буенча эшлекле чаралар күрү өчен тагын алты ел вакыт кирәк булды. Халык санын арттыру максатында, 2007нче елда Ана капиталы гамәлгә кертелде. Шул ук вакытта балалар тугач бирелә торган пособиеләрнең дә суммасы арттырылды. Ятимнәрне тәрбиягә алучы гаиләләрне финаслау буенча махсус программа да кабул ителде. Соңрак өченче балаларын тапкан гаиләләргә шәхси йортларын төзү өчен җир участоклары бүлеп бирелә башлады. Кем әйтмешли, бөтен шартлар да бар, баланы тудыр гына. Әмма... Эшне барыбер финанс тотрыксызлыгын хәл итүдән башларга кирәк. Барысы да акчага барып терәлә шул. СССР вакытында туу белән барысы да тәртиптә иде, Ельцин властька килгәч, хәлләр мөшкелләнде, дигән фикерләр белән тулысынча килешмәс идем. Баксаң, узган гасырның 60нчы елларында ук инде балалар туу кими башлаган булган. Ә инде илгә капитализм килгәч, халыкның уенда чираттагы баланы тудыру түгел, ә булганнарын ашатырчертер, киендерер, кеше итәр өчен кайдан акча алырга микән, дигән уй булды. Матур киемнәр, кыйммәтле автомобильләр, бизәнү әйберләре һәм башка рәхәтлекләр – алмашка менә шушы идеология килде. Соңгы өч елда беренче булып туган балалар санының азаюын узган гасырның 90нчы елларында балалар туу кимүгә бәйле килеп чыккан демографик “упкын”ның объектив нәтиҗәсе, дип карарга кирәктер. Нәкъ менә шул елларда туган балаларның бүген үзләре әти-әни булыр вакытлары. Узган ел районда барлыгы 226 гына яңа гаилә барлыкка килгән. Шул ук вакытта 95 гаилә таркалган. Соңгы ун елдагы күрсәткечләргә күз салсак, бу вакыт аралыгында 3229 гаилә корылса, 1278 пар таркалган. Никахтан тыш туган балалар да проблема бүген. Аларның саны бераз кимегән икән, моңа сөенергә кирәкми. Ә сөенер өчен андыйларның бер дә булмавы мәслихәт. Соңгы елларда сала яңа туучылар буенча “сыната“. Авылларда уза торган халык җыеннарында авыл җирлекләре башлыклары отчетларыннан күренгәнчә, яңа туган балалар саны алдагы еллар белән чагыштырганда артык булган төбәкләр юк дәрәҗәсен дә. Мәсәлән, Шәдче авыл җирлегендә былтыр нибары бер бала туган, 28 кеше вафат булган. Көек-Ерыкса авыл җирлегендә әлеге күрсәткечләр 12 һәм 14 булса, Урманчы авыл җирлегендә–21 һәм 52, Тәкәнеш авыл җирлегенә 17 һәм 25 тәшкил итәләр. Кызганычка каршы, хатын-кызларның кайберләрендә бала тудыруны соңга калдыру теләге дә өстенлек ала башлады. Күпләр яшь чакта беренче балаларын төшертеп, сәламәтлегенә зыян китерә. Шуңа күрә беренче йөклелек абортларын кисәтүгә, һәр йөкле хатын-кызга игътибарны арттырырга кирәк. Ә ни өчен соң, мәсәлән, егерме яшьлек кыз ана булырга теләми? Дөрес, аңа баласын лаеклы үстерү һәм тәрбияләү өчен торак, яхшы тәэмин ителгән булу кирәк. Ә егерме яшьлек егет-кызларыбызның кайсысы гына мондый мөмкинлекләр белән мактана ала? Болар барысы да демографик хәлгә тискәре йогынты ясамыйча калмыйлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International