23 февраль көне Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында яшәүче Абралетдин һәм Миннегөл Багавиевлар гаиләсендә икеләтә бәйрәм булды.
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Олы Шия авылында Леонид Тарасовның хуҗалыгында 7 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 4 баш савым сыеры бар.
Мәшләк мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Гаделгә 75 ел тулу уңаеннан музыкаль- әдәби искә алу кичәсе уздырылды.
Конкурста 23 уку йорты һәм 30 халыкны азык белән тәэмин итү оешмасы катнаша, Татарстан Республикасының барлык диярлек муниципаль җирлекләре тәкъдим ителгән.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне, 25 февральдә, узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышын АПК предприятиеләрендә хезмәтне саклау мәсьәләләренә багышлады.
Мәгълүмат, аралашу чарасы булып барыбызның эшендә, тормышында интернет, компьютер, кәрәзле телефон хакимлек итә башласа да, халкыбыз гадәти почта хезмәтеннән башка яши алмый. Хәзерге буынга, киләчәк заманга яраклашып аның төрләре арта, кызыклыракка әйләнә.
Зәй шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил призына көрәш буенча республика бәйгеләре үтте. Анда 450 дән артык көрәшче келәмнәрдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Кызыл Тау урта гомумбелем бирү мәктәбендә узган парламент сәгатендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Тәлгать АБДУЛЛИН катнашты.
Әлеге бүлекчәдә районыбызның төрле төбәкләреннән 22 пациент теркәлгән. Аларны дәвалау курсы – гомерлек. Авырулар үзләре дә, медицина хезмәткәрләре дә тиешле процедурасыз яши алмыйлар. Сүз – район үзәк хастаханәсенең узган елның июнь аенда ачылган гемодиализ бүлекчәсе турында.
Янгыннарны, юл-транспорт фаҗигаләрен, сулыкларда килеп чыга торган бәхетсезлек очракларын киметү өчен дә кешене кече яшьтән үк нәрсәнең ярамаганын аңына сеңдереп тәрбияләргә кирәк.