Якташыбыз Шаһинур Мостафинның бүген икеләтә шатлыклы көннәре. Татарстан китап нәшриятында “Ядрәне эреткән йөрәкләр“ исемле чираттагы китабы дөнья күрде һәм Татарстан Журналистлар берлегенең иң зур бүләге булган “Бәллүр каләм“гә (“Һөнәренә тугрылык“ нәминациясендә) лаек булды.
2015 нче елның 29 нчы маенда чираттагы игезәк балалар - Ралинә һәм Регина Атнашевларны Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә теркәделәр . Балалар Гаилә көнендә дөньяга киләләр.
Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләп килгән “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәрә торган әлеге форумга Татарстанның үзеннән 150, Россия төбәкләреннән 250, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикистан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Литва, Беларусь, Украина, Төркия, Австралия, Бельгия, Болгария, Венгрия, Канада, Кытай, Финляндия, Франция, Чехия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һ.б. чит ил-дәүләтләрдән 100 делегат, шулай ук 150ләп шәрәфле кунак чакырулы иде. “
Унберенче сыйныфны тәмамлаучы – бер, тугызынчы сыйныфның җиде укучысы өчен Соколка урта мәктәбендә соңгы кыңгырау 22нче май көнне яңгырады.
Бүген - маллар өчен зур бәйрәм. Нинди дисезме? Авылларда көтү чыга. Бу бәйрәмме инде, диярсез кайберләрегез. Бәхәсләшә алам, бу – бәйрәм. Чөнки салкын кышларны абзарда яткан хайваннар да, алар арасында кайнашып уздырган авыл халкы да бу мизгелләрне зарыгып көтеп ала.
Бүген банклардан кредит алганчы кеше барысын да энә күзлеге аша үткәргәннән соң гына үзенең кыю адымын ясый. Чыннан да, бүгенге еллык ставкалы кредитны тәвәккәлләр генә ала шул. Яшерен-батырын түгел, эшмәкәрләр арасында шуның аркасында эшчәнлекләрен туктатучылар да юк түгел.