Авылларны төзекләндерү эшләре дә җәелдерелә. Районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә авыл җирлекләре башлыкларын тротуапрларны кайларда ясаячакларын ачыклап, аларга күпме брусчатка кирәген хисаплап бетерергә чакырды.
Минневәрис Мингалиев
Предприятиеләр һәм оешмалар, төрле хезмәтләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе яңа вазыйфалы затлар белән таныштырудан башланды. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов район мәдәният бүлеге начальнигы вазыйфасын биләүгә кандидат итеп, 1981нче елда туган, Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлаган, моңа кадәр шәһәрдәге 1нче санлы мәктәптә педагог-оештыручы, кабат шәхси эшмәкәр булып эшләгән Светлана Валерьевна Иванова кандидатурасы билгеләнүен җиткерде. Шәһәр башлыгы урынбасары-шәһәр Советы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкару муниципаль район башлыгы киңәшчесе булып эшләгән Сирень Галимҗан улы Ибраһимовка йөкләнә.
Аннан сүз Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә башкарылган чараларга күчте. Шәһәрдәге бәйрәм демонстрациясенә коллективларын үрнәк әзерләгән, район мәдәният йортында тамашачыга тирән эчтәлекле спектакльләр күрсәткән предприятиеләр муңниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Алар арасында шәһәрдәге 1нче һәм 4нче санлы, интернат-мәктәпләр, 87нче һөнәри көллият, “Водоканал“ белән җылылык челтәрләре, электр челтәрләре, “Татавтодор“, “Алабугагаз“, “Просто молоко“, “Татспиртпром“, “ТАТМЕДИА“ филиаллары, “Инвестстрой“, ашлык кабул итү предприятиесе, “Мамадыш ЖКУ һәм УПТК“, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Красная Горка авыл җирлеге, Кирмән, Тәкәнеш, Шәдче, Усали икътисади зоналары һәм башкалар бар.
Һәр планлаштыруда предприятиеләр җитәкчеләре ел дәвамында башкарган эшләре, киләчәккә планнары турында да чыгыш ясыйлар. Бу юлы “Татавтодор“ филиалы начальнигы Виктор Кузнецовның чыгышы тыңланды.
–Коллективыбыз былтыр 628,3 миллион сумлык эш башкарды. Дүрт район территориясендә эшләдек. Президент программасы буенча шәһәрдә 8,71 километр юл ремонтланды. Бер кешегә җитештерүчәнлек 3,45 миллион сумга җитте. “Татавтодор“ буенча бу – икенче урын. Быелгы планыбызга унике объект кертелгән. Югары Сикәнәскә, Ямаш авылыннан Кукмара трассасына чыга торган юлларны да эшли башлаячакбыз. Федераль программа буенча республикага юллар төзелешенә 300 миллион сумнан артык акча бүленә. Шуның 140 миллионы безнең районга бирелә. Эшче-хезмәткәрләребезнең уртача айлык хезмәт хаклары арта бара. Җәйге сезон вакытында юл эшчеләрен төшке һәм кичке ашлар белән тәэмин итәбез. Хезмәтне саклау чараларына зур игътибар бирелә. Узган ел моңа бер миллион сумнан артык акча тотылды. 12,6 миллион сумлык яңа техникалар сатып алынды. “Татавтодор“ күләмендә уздырыла торган һөнәри осталык конкурсларында ике ел рәттән беренче урынны яуладык. Шәһәр һәм район күләмендә үтә торган спорт ярышларында да актив чыгыш ясыйбыз,–диде Виктор Иванович.
Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов соңгы вакытта зиратларны чистарту һәм төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте. “Моны киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк,“–диде. Шулай ук авыл җирлекләре җитәкчеләрен юл кырыйлаврын җыештырып торуга игътибарларын юнәлтергә дә чакырды. Соңгы көннәрдәге мул яңгырлар һәм җылы һава үләннәрнең кисәк күтәрелеп китүен дә тәэмин итте. Бер рәттән урамнарда, йортлар янында кычыткан, әрекмән, алабута да котырып үсә башлады. “Предприятиеләр һәм оешмалар территорияләрен, үзләренә беркетелгән участокларны тәртипкә китерергә, чүп үләннәрне чабарга чыксыннар. Шәхси хуҗалыклар да йортлары янындагы чүпләрне чабудан читтә калырга тиеш түгелләр. Хәзер йортларны, коймаларны яңадан буйый, матурлый торган вакыт,“–диде районыбыз җитәкчесе.
Районыбызда кыр эшләре төгәлләнеп килә. Быел игеннәргә үсү өчен бигрәк тә кулай шартлар: җылысы да, дымы да җитәрлек. “Омар“ агрофирмасына “Тәкәнеш“тән чәчү комплексы ярдәмгә барган. “Омар“ агрофирмасында үсемлек маен үзләрендә ясый башларга да исәплиләр. Яшел урак вакыты да җитеп килә. “Сабан туйларыннан соң печәнгә керешергә мөмкин булачак. Авыл җирлекләре башлыкларына халыктан печәнгә заявкалар кабул итә башларга кирәк,“–диде районыбыз җитәкчесе. Мәгариф учреждениеләрен бәрәңгеләре мәйданнарын киңәйтергә дә чакырды ул. Моның өчен вакыт бар әле. Бәрәңге орлыгын яңарту белән ел саен эзлекле шөгыльләнергә кирәк.
Ун көннән шәһәребездә һәм авылларда сабан туйлары узачак. Район сабан туен үткәрүгә предприятиеләрдән, эшмәкәрләрдән җиде йөз мең сум чамасы акча җыелган инде. Районыбыз җитәкчесе бөтенесен бу игелекле эшкә актив катнашырга чакырды. Ә бер айдан районыбыз “Авыл яшьләре“ спорт уеннарын кабул итә. Аңа мең биш йөз кеше киләчәк. Красная Горкада яңа мәдәният йорты җиткерелгәнлектән, авыл җирлеге иске мәдәният йортын спортчылар өчен кунакханә итеп үзгәртеп ясау инициативасы белән чыккан. Шәһәребездә андый ихтыяҗ бар. Төрле дәрәҗәдәге ярышлар кабул итәбез. Аларга килгән спортчылар: “Кунакханәсе янында булса нинди уңайлы булыр иде!“–дигән теләк белдерәләр.
Киңәшмәдә балаларның җәйге ялларын оештыру турында да сүз булды. Быел җәйге лагерәларда күбрәк балалар ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыта алачак.
Төрле программалар буенча районыбызда барысы бер миллиард өч йөз миллион сумлык эш башкарылачак. “Аларның күп өлешен шушы өч айда–җәй эшләячәкбез. “Мамадыш“ совхозындагы яңа балалар бакчасын да 1нче сентябрьгә файдалануга тапшырабыз. Бүген киләсе ел планнарын формалаштыру да башланды. Киләсе елда капиталь ремонт программасына бездән дүрт мәктәпне кертергә вәгъдә итәләр,“–диде районыбыз җитәкчесе. Яңа балалар бакчасы гына мәтәпкәчә учреждениеләргә чиратны бетермәячәк. Шәһәрнең төньяк микрорайонында да яңа балалар бакчасы җиткерү ихтыяҗы бар. Мамадышыбыз үсә. Яңа күпкатлы йортлар да, шәхси йортлар да калка. Киңәшмәдә мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре котельныйларына деффектовка үткәреп ремронтны башлап җибәрү, иске казаннарны, җиһазларны алыштыру кирәклеге дә ассызыкланды.