Беренче булып көтүгә киткән авыл хуҗалыгы сыерларын авыл тирәсеннән узганда көтүчеләрнең чыбыркы шартлаткан тавышка абзардагы малкайлар да мөгрәп куя. Хуҗабикәләр: “Беразга түзегез инде, чирәмнәр әйбәтләп шытып чыксын, елга-ерганаклар яшеллеккә күмелсен”, – дип көчкә тынычландырып торалар. Ниһаять, сөтлебикәләр, бәтиләрен табигатькә алып чыгарга ашкынган сарыкларга, кәҗәләргә дә абзар ишекләре, капклар киң итеп ачыла. Беренче көнне көтүдә маллар тынгысызрак була. Бигрәк тә сыерлар. Алар бер урында гына чирәм чемченсеннәр иде дә бит. Юк! Күзеңне ачып тормасаң, башта барыбер авылга таба качу ягын карыйлар. Ни әйтсәң дә, кышын бит аларны хуҗалары тәмле печән, башак, чөгендер ише әйберләр белән сыйлап тордылар. Маллар уҗым басуларына керергә дә күп сорап тормыйлар. Шуңа күрә көтүче һәм алар белән чыккан чиратчы һәрчак уяу булырга тиешләр. Әгәр берәресе малы син күрмәгәндә көтүдән аерылып авылга кайта икән, башың бетәр: хуҗалардан ишетмәгәнеңне ишетерсең. Шуңа күрә аларның бурычы – көтүне таратмыйча, исән-имин малкайларны хуҗаларына алып кайту. Ә кичен көтү каршылаган урын Сабантуйны хәтерләтә. Анда көнбагыш чиртә-чиртә китә гөр-гөр сөйләшкән, яңалыклар белешкән апа-абыйларны да, сәпидкә атланган малайларны да, кулларына чыбык тотып малларны каршы алучы кечкенә кызларны да очратырга мөмкин. Бәй Ышна ягыннан чыбыркы шартлаткан тавыш ишетелде түгелме соң? Әһә, көтү авылга якынлаша икән бит. Туп-туры өйләренә кайткан сөтлебикәләргә хуҗабикәләреннән тәмле сүзләр ява, сарык-кәҗәләргә, аларның бәтиләренә ипи кисәкләре эләгә. Ә менә йортларын танымыйча узып киткән малкайлар ишеткән сүзләрне гәҗит бите күтәрә алмый инде. Абзарга кертеп ябар алдыннан үзләренә чыбык та эләгергә мөмкин. Атна-ун көннән соң инде көтү тормышы җайлана. Халык та вакытын белеп кенә малкаен каршыларга чыга. Әмма көтү каршылавы барыбер күңелле ул. Беренчедән, көне буе бакчада казынган хатын-кыз аз булса да ял итә. Ә, икенчедән, күпме яңалыктан хәбәрдар буласың...
Бу – балачак хатирәсе... Күптән инде чыбыркы шартлаганын ишеткән дә, кояш офыкка терәлә башлагач, җилемнәреннән сөт тамыза-тамыза сыерлар көтүдән кайтканын карап хозурланган да юк. Хәер, кайбер авылларда аларның саны бер кул бармагын бөкләргә дә җитмидер. Картаюга таба йөз тоткан кече авылларга хас күренеш бу.
Кайбер авылларга баргач, сыер-сарыкларның көтүчесез елга ерганакларда, иген басулары яшел чагында шуларда чемченеп йөргәннәрен күргән бар. Малларын бәйдә тотучылар да аз түгел хәзер. Һаман да шул бер сәбәп – айга кимендә ике тапкыр көтүгә чыгасы килмәүдә. Әмма кайбер торак пунктларында бу проблеманы хәл итү җаен таба башладылар инде. Моннан ике-өч ел элек моңа Кумырык авылында нигез салынды, дисәм дә була. Анда халык акча җыелышып, электр көтүчесе алалар. Билгеле бер мәйдан аккумуляторга тоташтырылган чыбыклар белән әйләндереп алына. Һәркемгә мәгълүм, сыер малына кесә фонаренең көчәнеше дә уңайсызылык тудыра. Кумырыклылар иртән малларын шул көтүлеккә илткәннән соң үз мәшәкатьләренә чумалар, кичен аларны “әсирлектән“ җаваплы кеше чыгара. Быел Чия башы авылында да әлеге ысулны кулланмакчы булалар. Моңа инде әзерлек эшләре башланган, халыктан акча җыю бара. Әлеге торак пунктында узган елгача махсус көтүче малларны көтә иде. Быел исә чират буенча көтәргә кирәк. Ә бит берничә баш сөтлебикәләре булганнар көн саен чыга алмаска да мөмкиннәр. Әйтик сигез баш сыеры булган йортларга сигез көн рәттән көтүдә йөрергә кирәк.
–Безнең Чиябашы авылында ике көтү чыга: Яңа урамда – 20, Әҗмәк очында 40лап сыер малы. Быел электрокөтүче алырга ниятләдек. Каршы килүче булмады. Бер сыер башына 1,5 мең сумнан акча җыйдык. Алынган җиһазыбыз 50 гектар мәйданны билиячәк. “Тәкәнеш“ агрофирмасы белән сөйләнешеп 16 гектар көтүлек җирләре дә алдык. Электр көтүчесе өчен ике аккумулятор алырга ниятлибез. Берсе – запаста торачак, ә берсе көтүлектә бик астында торачак, – диде Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов. Аның үзенең дә сигез сыер малы бар.
Сарык көтүләре булмаган авыллар саны да соңгы елларда арта төште. Кайбер торак пунктларында алар сыерлар белән бергә көтүдә йөриләр. Түбән Сон авыл җирлегенә кергән Колышчыда сарыкларның махсус көтүе юк.
–Түбән Сонда беренче әйләнештә көтүгә биш кеше чыга. Бер сыерга бер көн туры килә. Сарыклар аерым йөртелә. Икенче әйләнештә өч кеше чыга башлаячак. “Азык-төлек“ корпорациясе белән сөйләшеп, ике үгезне көтүгә алдык. Аларны карап тору һәм көтү чиратын тәртиптә тоту өчен Миннехәлим Шәйдуллинны җаваплы итеп билгеләдек. Электрокөтүчегә килгәндә, бу яктан ихтыяҗ юк, һәр хуҗалык үз чиратын намус белән уздыра, – ди авыл җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин.
...Тагын бал-чакка әйләнеп кайтыйк әле. Иң рәхәте – яткылыкка төшкәч. Берәр агач күләгәсен табып, яшел чирәмгә сузылып ятасың да, изрәп йокыга китәсең. Маллар да Нократ яр буенда рәхәтләнеп ял итәләр. Менә кич якынлаша, малкайлар үзләре дә җилемнәрен тизрәк бушатырга дип авылга таба чаптыралар. Кайтуга сине тәмле аш көтә. Бәхетле чаклар!.. Авылны һаман да көтүле һәм иртәләрен чыбыркы тавышлы итеп күрәсе килә.