ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
1 июнь– Халыкара балаларны яклау көнен Мамадышыбызда зурлап билгеләп үттеләр.
Дүшәмбе көнне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Созвездие – Йолдызлык“ эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә стипендияләр тапшырды. 

Майның соңгы көнендә һөнәри көллият вәкилләре әлеге дата уңаеннан Нократ Яр буенда райондашларны сәламәт тормыш рәвешенә чакырды. Әлеге агитациягә безнең хәбәрчеләр дә кушылды.

Хезмәт өмәсе кысаларында алар балалар мәйданчыкларын буядылар.

 

Июнь аенда гаилә корырга теләүче яшь парлар бүген Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә килде. Биредә аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина каршы алдылар.

29
май, 2015 ел
җомга

Юлларда балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатында, ел саен “Игътибар – балалар!“ профилактик чарасы үткәрелә. Агымдагы елда ул 15нче майда старт алды һәм 15нче июньгәчә дәвам итәчәк.


Түбән Яке урта мәктәбе директоры Фоат Насыйбуллин “Батырлар эзеннән“ дип аталучы бик үзенчәлекле китап бастырды. Анда Бөек Ватан сугышына китеп башларын салган һәм исән кайткан, сыгыш елларында тылда фидакарь хезмәт куйган бөтен авылдашлары да мәңгеләштерелгән. 

Ишки зираты хәзер ялт итеп тора. Бөтен авыл халкы җыелышып өмә үткәргән. Бер генә корган, картайган агачны да калдырмыйча кискәннәр. 

Татарстаннң өч районында урманны торгызу эшләре төгәлләнгән. Мамадыш урманчылары да беренчеләрдән булып әлеге заданиене уңышлы үтәделәр. 

 Көрәш буенча республика махсус балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең түбәсе яңара. “Мамадыштөзү“ җәмгыяте хезмәткәрләре аның җылылык изоляциясен, су агу юлларын яңарталар, түбәне профнастил белән ябалар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International