Кырлар сулышы–ТРудовик.

2015 елның 29 мае, җомга

“Иске яңаны саклый,“–дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. “Трудовик-орлык“ агрофирмасында Совет заманнарында ук эшләнгән әйберләр дә кулланышта әле. Моны узган атнаның пәнҗешәмбесендә хуҗалыкта сенаж салуга, печән хәзерләүгә, кырларны чүп үләннәргә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы агу-химикатлар белән эшкәртүгә багышлап үткәрелгән район семинарында барлык җитәкчеләр һәм белгечләр дә күрде.

Минневәрис Мингалиев

“Трудовик-орлык“ агрофирмасында яшел уракта икешәр чапкыч, “ГВК“ печән әйләндергече, пресс-җыйгыч... катнашачак. Печән рулоннарын терлекчелек комплексы территориясенә ташу өчен, ике арбалары бар. Алар моннан утыз еллар элек, “К-700“ тракторлары өчен чыгарылган арбаларны үзгәртеп ясалганнар. Һәркайсына унсигезәр рулон печән сыя. Әлеге хуҗалык моннан ун ел элек үк печәннәрен генә түгел, саламнарын да тепрлекчелек комплексы янына пресслап ташый башлаган иде.

–2010нчы елны исегездән чыгармагыз. Печәнне дә, сенаж белән силосны да икенче елга да калырлык итеп запас белән әзерләгез. Азык күп булса, ит тә, сөт тә булыр. “Нократ“ агрофирмасында быелның дүрт аенда гына да сөтне арттырудан акча кереме унөч миллион сумга арткан,–диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов семинарда катнашучыларга. “Трудовик-орлык“ агрофирмасының терлекчелек комплексы янында рулонлы печәннәрдән һәм саламнардан берничә эскерте өелеп тора, комплекс территориясендә башланмаган силос базлары да бар. Исәпли башласаң, аларның тагын ярты елдан күбрәккә җитәрлек икәнен күрергә мөмкин.

Хуҗалык күпьеллыкларын урырга “ЖРБ“ ургычы белән “Нива“ комбайнын да чыгарачак.

–Районда мондый ургычлар бишәү генә калды инде. Таралып беткәнче, металлоломга тапшырганчы, аларны күпьеллыкларны урганда кулланыгыз. Борчак уру өчен дә бик әйбәт алар,–диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нәгыйм Накипов.

Хуҗалыкның тагын тагылма ургычы да бар. Аны “Белорусь“ тракторына тагып эшләячәкләр. Ә инде җилләгән массаны туратып озату өчен “КСК“ комбайны белән “Простор“ (ПМ-400) агрегаты әзерләгәннәр. “Простор“ да районыбызның байтак кына хуҗалыкларында бар иде. Әмма башкаларда бүген таралып яталар. Ә сенаж һәм силос массасын ташырга бортлары үстерелгән өч “КамАЗ“ автомашинасы һәм арбалар белән ике көпчәкле трактор куйганнар.

Семинарга Казан галимнәре дә чакырылган иде. Алар сенаж салганда биоконсервантлар куллануның өстенлекләре турында сөйләделәр. Аларның бер литры унбиш тонна массага җитә. Бер тонна ачыткы 8040 сум тора. Бер мең тонналы базга алты йөз литр ачыткы тотыла. Ул 30 тонна өстәмә азык-берәмлеге бирә. Моның белән өстәмә рәвештә 30 тонна сөт алырга мөмкин. Ә аның бәясе–540 мең сумлык. Шулай булгач, файдасы бәхәссез. Аларны районыбыз хуҗалыкларыннан “АПК “Азык-төлек программасы“ бик актив сатып ала икән.

–Барлык хуҗалыкларга да кайтарыйк,–диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс Гаптрахимов.

–Биоконсерват кулланганда, базга массаны яңа чабылган килеш тә салып була,–ди “Усала агрохимсервис“ җәмгыяте җитәкчесе Рашат Фазылов.

Семинарда катнашкан зооветиринария белгечләре агрофирманың терлекчелек комплексында булдылар, бушаган базның чистартылып, стеналары агартылып куелганын күрделәр. Ә җитәкчеләр, агрономнар белән инженерлар басуларда булып, чәчүлекләрне чүп үләннәрдән һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау, яфрактан өстәмә тукландыру алымнары белән таныштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International