Көн темасы–юл

2015 елның 29 мае, җомга

Узган атна уртасында Давыдов урамындагы юлның иске асфальтын фрезерлап ала башлаганнар иде. “Пожарка“ тавыннан спирт заводы чатына кадәрге ул өлешнең асфальты озын гомерле булып чыкты. Моннан унбиш ел элек үк салганнар иде аны. Иске асфальт калдыкларын Свобода, Моторная урамнарына илтеп түшәделәр, Пугачев урамында “Энергосбыт“ белән Мамадыш урманчылыгы арасына, Чапаев урамының чиркәү ягындагы өлешенә – чокырларга салдылар. Җомга көнне спирт заводы чатыннан асфальт җәя дә башладылар. Бу эш дүшәмбе көнне дә дәвам итте. Махсус “КДМ“ машиналары белән Наил Абдуллин һәм Мансур Сафуанов юлның өслеген башта ике кат юешләп себереп чыктылар. Кабат өслеккә сыек битум агызылды. Аннан асфальт салгыч белән Максим Бабиков эшкә кереште. Моннан бригада Мәскәү-Уфа трассасының 915нче километрына күчәчәк. Анда бер километр да дүрт йөз метр асфальтларга тиешләр. Филиалның быелгы планына Тауиле белән Шәмәк арасында бер километр чамасы асфальт түшәү дә кертелгән. Ямаш авылыннан Мамадыш-Кукмара трассасына чыга торган юлны эшли башлаячаклар. Быелгы планнарына анда җир эшләре һәм ике километрын асфальтлау кертелгән. Калганы киләсе елда ясалып бетәчәк. Максатчан федераль программа буенча Мамадыш Кукмара трассасыннан Яңа Очага бер километр да бер йөз метр асфальт түшәләчәк. Соколка юлыннан Сәкинәскә таба да юл салу эшләрен башлап җибәрәчәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International