Мамадышлылыр III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашты

2015 елның 29 мае, җомга

Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләп килгән “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәрә торган әлеге форумга Татарстанның үзеннән 150, Россия төбәкләреннән 250, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикистан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Литва, Беларусь, Украина, Төркия, Австралия, Бельгия, Болгария, Венгрия, Канада, Кытай, Финляндия, Франция, Чехия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һ.б. чит ил-дәүләтләрдән 100 делегат, шулай ук 150ләп шәрәфле кунак чакырулы иде. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова чыгышында билгеләп үткәнчә, нәтиҗәдә, 17 чит илдән 72 делегат килгән, Россия Федерациясенең 48 төбәгеннән – 231, Татарстан Республикасы муниципалитетларыннан – 199 һәм аның башкаласы Казанның үзеннән шәрәфле кунак сыйфатында – 100 кеше, димәк, барлыгы - 602 милләттәш. Бу урында шуны да искәртик: II

форумда ТРның 43 муниципаль берәмлегеннән, РФның 62 төбәгеннән, 31 чит илдән җәмгысе 450 анкета кабул ителгән булган. Форумда Мамадыш муниципаль районы делегациясе дә катнашты. Аның составында “Ак калфак” мөслимәләр берләшмәсе җитәкчесе Розалия ханым Ибраһимова, берләшмә вәкилләре Гөлнәзирә Талипова, Әлфия Сонгатуллина, Алсу Спиридонова. Гомумән, Мамадыш исеме шундый олы форумда берничә тапкыр яңгырады. Рузалия ханымга Бөтендөнья Татар конгрессының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International