Якташыбыз Шаһинур Мостафинның бүген икеләтә шатлыклы көннәре. Татарстан китап нәшриятында “Ядрәне эреткән йөрәкләр“ исемле чираттагы китабы дөнья күрде һәм Татарстан Журналистлар берлегенең иң зур бүләге булган “Бәллүр каләм“гә (“Һөнәренә тугрылык“ нәминациясендә) лаек булды.Танылган эзтабар язучы-архивчы һәм шагыйрь, Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Шаһинур Мостафинның әлеге китабына дәһшәтле сугыш чорында, дошманның үлем уклары сибүче дзот амбразураларын күкрәкләре белән каплап, җиңүгә юл ачкан каһарманнарыбыз турында төрле елларда республикабыз һәм илебез матбугаты битләрендә дөнья күргән документаль-публицистик язмалары туплап бирелгән.