Тамырлар авылга тарта.

2015 елның 29 мае, җомга

Нәсимә Ганиева кибеттә сатучы булып эшләгәндә дә, почта бүлекчәсенә җитәкчелек иткәндә дә гел алдынгылар сафында барды. Уллары Хөсәен, Фасих, Салават та авыл күрке булдылар. Еш кына сабантуйда батыр калалар иде. Хөсәен белән Фасих Чаллы каласында төпләнде. Хөсәен инде гүр иясе. Улы Ринат Ганиев бер кайтуында авыл зираты коймасын буярга, капкасын ремонтларга ярдәм итәргә карар кылган. Бу эшләрне башкару өчен, Казанда эшләүче авылдашлары Руслан Вафин, Мансур Ганиев, Сөләйман һәм Рөстәм Гафуровларны алып кайткан. Башкарган эшләре өчен аларга хезмәт хакы да түләгән. Чаллыдан туганын алып кайтып, буяучыларны ашатуны да оештырган. Ә капканы ремонтлау өчен, Чаллыдан эретеп ябыштыру агрегаты һәм генератор алып кайткан. Ринат бушка буялар алып кайтып бирүдән тыш та үзенең йөз мең сум акчасын тоткан. Моннан ун ел чамасы элек зират коймасын тотканда Салават та Чаллыда яшәүче эшмәкәрләрдән иганәлек ярдәмнәре җыеп алып кайтып биргән булган. Фасих Ганиев быел авыл сабан туена үзеннән ун мең сум күләмендә иганәлек ярдәме күрсәткән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International