2015 нче елның 29 нчы маенда чираттагы игезәк балалар - Ралинә һәм Регина Атнашевларны Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә теркәделәр . Балалар Гаилә көнендә дөньяга киләләр.
Сабыйларның беренче докуменларын алырга әниләре Лилия килде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшь ата-ананы гаиләләрендә сабый туу сөенече белән тәбрикләде. Әнигә кызларының беренче документын – туу турында таныклыкны , истәлекле бүләкләр һәм ГХАТ бүлегенең исемле котлау хатын бүләк итте.