“Бөркетчекләр“ канат кага.

2015 елның 29 мае, җомга

Бүгенге көндә биредә 58 укучы белем ала. Агымдагы елның 1нче сентябрендә дүрт бала мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап керәчәкләр. Шатлык белән моңсулык мизгелләрен чыгарылыш сыйныф укучылары белән аларның укытучылары, ата-аналары, мәктәптәшләре бүлештеләр. Муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Алексей Смирнов котлады, иң изге теләкләрен “ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыятенең “Нократ“ (“Вятка“) мәгълүмат-матбугат“ филиалы директоры-баш мөхәррире Светлана Ханова, авыл җирлеге башлыгы Газинур Әскәров, чыгарылыш сыйныф укучыларының әниләре Ирина Шарапова, Ирина Вагайцева җиткерделәр.

...Проектор экранында тугызынчы сыйныфларның мәктәп тормышы чагыла. Аларның беренче укытучылары Татьяна Макарова һәр укучысы турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмый.

–Элеккеге мәктәп директоры Вячеслав Андронов киңәше белән безнең шау-шулы, актив сыйныфыбыз “бал кортлары“ булды. Һәр нәрсәдә команда рухы хөкем сөрде. Алар нинди кызыксынучан! Икенче сыйныфта поэзия дәресләре оештырдык. Катя Свиньякова ул чагында тугызынчы сыйныфлар программасындагы шигырьне сөйләде. Ышаныгыз, 37 еллык хезмәт стажы булган педагог буларак әйтәм, укытучы гомерендә мондый сыйныфлар бер-ике мәртәбә генә очрыйдыр. Алар – бүләк,.. – ди ул.

Сәхнәдә директор булачак беренче сыйныф укучыларына рюкзаклар тапшыра. Шуларның берсе – Алинә Сәхәбиева.

–Ике апам – Аделина һәм Сабина биредә укыйлар. Алар кебек тизрәк мәктәпкә йөрисем килә, – дип, хыялын яшерми кыз.

Соколка балаларының – чыгарылыш сыйныфтан алып беренчегә баручыларныкы да  – хыяллары чынга ашсын.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International