Эшмәкәрлек тармагында хәлне җиңеләйтү максатында оннан бер ел чамасы элек Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә “Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына финанс яклавы фонды“ коммерция булмаган оешма төзелгән иде. Аның эшчәнлегенең төп асылы кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыләләнүчеләргә микрозаймнар бирүдән гыйбарәт. Шул ук вакытта җөмһүриятебездә әлеге тармакта микрозаймнар һәм финанслау инфраструктурасы системасын үстерү дә күз уңында тотыла. Микрофинанслауга эләгү өчен эшмәкәрләрдән нигезләнгән теләсә нинди чыгымнарын күрсәтүләре таләп ителә. Фонд тарафыннан өстенлекле тармаклар да каралган: авыл хуҗалыгы, төзелеш, җитештерү һәм эшкәртү, инновацияләр һәм фәнне, техниканы үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлек. Нәкъ менә шушы өлкәләрдә киңкырлы эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләргә фонд өстенлек бирәчәк. Аның төп бурычы кече һәм урта бизнеска ярдәм итү булса да, капитализациянең чикләнгән булуы, Фондның займнарны кире кайтару-түләү нигезендә бирүен күз уңында тотып, потенциаль займ алучыларга билгеле бер таләпләр куела. Иң әүвәл, эшмәкәрнең бизнес өлкәсендә кимендә ярты ел эшләве таләп ителә. Аның дәүләт каршында әҗәтләре булмау, уңай финанс нәтиҗәләренә ия булуы шарт. Мөрәҗәгать иткән вакытка кадәр ике ел дәвамында банкротлык процедурасы кулланылган эшмәкәрләргә дә аны алу катлаулырак булачак. Моннан тыш, күчемсез һәм күчемле мөлкәтне залогка салырга туры киләчәк, физик яки юридик затларның поручительлеге кирәк. Поручитель булып кемнәр була алас соң? Фонд тарафыннан микрозаймнар бирү тәртибендә бу турыда тәфсилләп аңлатылган. Алынган акчаны теләсә нинди максатларга куллану тыела. Чөнки Фонд бирелгән акчаларның максатчан куллануын күзәтү астында тотачак. Әгәр алар башка максатлар өчен файдаланасың икән, бу очракта займны срогыннан алда түлисе була. Алга таба Фондка да юл бикләнәчәк.
Бүгенге көндә Фонд тарафыннан ике программа эшләнгән: “Стандарт“ һәм “Пилот район“. Алар икесе дә өч елга чаклы 100 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр займ бирүне күз уңында тоталар. Әлеге программаларның аермасы нидә соң? Икенчесе Татарстандагы өстенлекле районнардагы кече һәм крта бизнеска ярдәм итүне күз уңында тота. Аның елллык ставкасы 8,25 процент тәшкил итә. “Стандарт“ны исә республикабыздагы барлык эшмәкәрләр дә файдалана ала. Бу очракта ставка – 10 процент. Әлеге ике программа буенча да займнарны алдан түләргә, шулай ук займның төп суммасын түләүне бер елга кадәр кичектереп торырга мөмкин. Әмма бу мәсьәләләр займ алучы һәр эшмәкәр белән шәхси төстә аерым хәл ителә.
Фондка мөрәҗәгать итүчеләрнең гаризалары ун көнгә чаклы каралачак. Тагын бер өстенлеле як – комиссияләрнең һәм башка түләүләрнең булмавы. Эшчәнлекләрен җәелдерергә теләүче эшмәкәрлек өчен менә дигән мөмкинлек бу. Әлеге микрозайм турындагы мәгълүматларны район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алырга мөмкин.