ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

 21нче ноябрь – Россия Федерациясенең салым органнары хезмәткәрләре көне. Ул Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2000нче елдан бирле билгеләп үтелә. Шул уңайдан Федераль салым хезмәтенең  Татарстан Республикасы буенча 10нчы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Әлфия Велиевага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Узган атнада Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов Казан Федераль Университетының Алабугадагы филиалында булып, анда белем алучы якташ студентларыбыз белән очрашты, алар белән җанлы әңгәмә үткәрде.



19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Кешене язмыш йөртә диләр. Язмышыңа каршы берничек тә каршы тора алмыйсың.

Үз һөнәрендә 30 елга якын инде ул. Хезмәтен 80нче еллар башында “каләм акуласы” Чәчкә Хөснетдинова кулы астында башлап җибәрүен бәхет дип саный. Кечкенә нәрсәләрдә–зур, фактта җәмәгатьчелек проблемасын таба белү хәзер дә Алсу Спиридонованың кредосы. 


Мәктәп музееның төп бурычы –укыту-тәрбия эшен нәтиҗәле оештыру, укучы шәхесен формалаштыру процессына билгеле бер өлеш кертү. Мәктәп музее – ул мәктәпнең дәвамы, чөнки укучылар музейда тарих, әдәбият, география һәм башка дәресләрдә ишеткәннәре турында фикер йөртүне дәвам итәләр. Мәктәп һәм музей укучыларда патриотизм тәрбияләүдә бербөтен тәрбия үзәге була.



18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Гөлия Башкортостаннан көмеш медаль белән кайтты. Әлеге республиканың Салават шәһәрендә узган билбауларда көрәш буенча дөнья чемпионатында утыз илдән спортчылар катнашты.

Кем ничектер, шәхсән мин үзем һәр атнаның пәнҗешәмбесен зур түземсезлек белән көтеп алам. Бу көнне район мәдәният йортына барганда күңелемне, тамашачы хөкеменә нинди спектакль тәкъдим ителер икән, дигән сорау яулап ала.

 
“Олимп-1997-98” хоккей командасы Татарстан беренчелегендә инде менә дүрт уен җиңелүне белми. Якшәмбе көнне Ринат Ризванов шәкертләре Алабугада җирле хоккейчыларны 5:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Ә алдагы көнне 1999нчы елда туганнар үз бозларында Зәй шәһәренең “Яшьлек” командасын кабул итте һәм 13:1 исәбе белән җиңүгә иреште. 

Шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләрендә хезмәт куючылар арасында гаиләләре белән спортны сөючеләр узган шимбәдә “Олимп” спорт комплексына җыелып бәйгеләрдә катнаштылар. Барлыгы ундүрт гаилә дартс, шашка, гаилә эстафетасы һәм өстә теннисы буенча көч сынаштылар. 

“Венгриянең Балатон күле өчен барган сугышларда Башкомандующий Сталинның Рәхмәте белдерелгән булган икән. Кәгазе шәхси эшегездә сакланган,” – диде Мамадыш почтамты начальнигы Фаяз Габдрахманов Бөек Ватан сугышы ветераны Елизавета Вишнякованы 90 яшьлек юбилее белән котлаганда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International