Әлегә оттырышсыз

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе
“Олимп-1997-98” хоккей командасы Татарстан беренчелегендә инде менә дүрт уен җиңелүне белми. Якшәмбе көнне Ринат Ризванов шәкертләре Алабугада җирле хоккейчыларны 5:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Ә алдагы көнне 1999нчы елда туганнар үз бозларында Зәй шәһәренең “Яшьлек” командасын кабул итте һәм 13:1 исәбе белән җиңүгә иреште. Тренер Марсель Баһаветдинов шәкертләре дә сезонны җиңүдән башладылар. Ул җитәкләгән “Олимп-2001” уенчылары үзебезнең бозда Баулыдан килгән яшьтәшләрен 3:2 белән җиңүгә ирештеләр. Якшәмбе көнне алар Әгерҗедә җирле команданы бирелдереп кайттылар. Илья Шевяховның “Олимп-2002” хоккейчылары да Буада хуҗаларны 13:2 исәбе белән тар-мар иттеләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International