Әйбер-сәйбер саклау урыны гына түгел

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

Мәктәп музееның төп бурычы –укыту-тәрбия эшен нәтиҗәле оештыру, укучы шәхесен формалаштыру процессына билгеле бер өлеш кертү. Мәктәп музее – ул мәктәпнең дәвамы, чөнки укучылар музейда тарих, әдәбият, география һәм башка дәресләрдә ишеткәннәре турында фикер йөртүне дәвам итәләр. Мәктәп һәм музей укучыларда патриотизм тәрбияләүдә бербөтен тәрбия үзәге була. 


Район мәктәпләрендәге музейларның җитәкчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары белән Мамадыш сәнгать мәктәбе базасында узган гамәли семинарда да бөтен ил белән Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барган көннәрдә мәктәп музейларының эшчәнлеген тагын да арттырырга кирәклегенә басым ясалды.
Семинар башыннан ук гамәли өлештән башланды. Килгән кунакларга Сәнгать мәктәбе укытучылары тырышлыгы белән ачылган композитор Яруллиннар музеена экскурсия бик ошады. Ольга Борисовна музейның ачылу тарихы турында да бик кызыклы мәгълуматлар хәбәр итте. Музей бүлмәсендәге тыйнаклык, пөхтәлек беркемне дә битараф калдырмагандыр. 
Актлар залында семинарда катнашучыларны Балалар һәм яшүсмерләр йорты директоры Степан Спиридонов сәламләде. Ул агымдагы уку елында музейларның эшчәнлеген җанландыру буенча мәктәп коллективлары алдында торган бурычлар белән таныштырды. 10 нчы ноябрьдән 10 майга кадәр дәвам итәчәк смотр-конкурс бик күп чараларны эченә ала. Смотр кысаларында барлык музей бүлмәләренә ремонт ясалырга, заманча музей мебельләре-стеллажлар, витриналар булдырырга, экспонатларны саклау өчен тулы шартлар тудырылырга тиешлегенә басым ясады ул. Күп мәктәп музейлары бүген әйбер-сәйбер складларын хәтерләтә. Алар заман таләпләренә җавап бирми. Экспонатлар саклау өчен ярдәмче бүлмәләр юк. Фанерадан ясалган стендлар, витриналар белән бүген кемнедер шаккаттырып булмый инде. Смотр нәтиҗәләре буенча җиңүче музей түгел, җиңүче мәктәп ачыкланачагын ассызыклады ул. Методист Миләүшә Нотфуллина үзенең чышында экспонатларны исәпкә алуга, аларны китапларга теркәүгә җаваплы карарга чакырды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган смотр конкурстан беркем дә читтә калырга тиеш түгел дип белдерде ул. Район музееның кече фәнни хезмәткәре Гөләндәм Даудованың чыгышы һәркемдә кызыксыну уятты. Үзенең гамәли чыгышында ул экспонатның төренә карап, аларны исәпкә алуның, номер сугуның үзенчәлекләрен аерым мисалларда аңлаешлы итеп күрсәтте, сорауларга җавап бирде. Алга таба да үзләре белән актив хезмәттәшлек итәргә чакырды. Музейлар хәрәкәте аксакалы, Тәкәнеш мәктәбендәге “Яшь гвардия” музее җитәкчесе Римма Нигъмәтуллинаның да сөйләр сүзе күп. Үз тәҗрибәсе белән уртаклашып, коллегаларына киңәшләрен бирде.
Семинарда катнашучыларга электрон вариантта, эшне алып бару өчен кирәк булган, документлар папкасы да әзерләнгән иде.
Очрашу бик файдалы һәм эшлекле узды.


Ринат Хәйруллин, Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International