Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Томан артында яктылык күренерме
2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе
Кем ничектер, шәхсән мин үзем һәр атнаның пәнҗешәмбесен зур түземсезлек белән көтеп алам. Бу көнне район мәдәният йортына барганда күңелемне, тамашачы хөкеменә нинди спектакль тәкъдим ителер икән, дигән сорау яулап ала.
Блегә Аллага шөкер, шәһәребез оешма-предприятиеләре, учреждениеләренең һәвәскәр артистлары тамашачыларның өметләрен аклап киләләр. Бер генә спектакльдән дә кәеф кырылып кайтканы юк. Кемдер комедия сәхнәләштерсә, икенче берәүләр халык әкиятләренә корылып иҗат ителгән әсәрне тамашачы хөкеменә чыгара. Ә узган атнада “Бәләкәч” балалар бакчасы, район элемтәчеләре, почта оешмасы, санитария-эпидемиология хезмәте һәм район хәрби комиссариаты коллективлары Рәдиф Сәгъдинең “Алсу томан” әсәре буенча куелган ике пәрдәле моңсу драмасын сәхнәләштергәннәр иде. Бүгенге көн проблемасына әверелгән наркомания, фәхишәлек, бозыклык темалары күтәрелә анда. Әсәр геройлары Алсу, Ваня, Оксана һәм гарип кыз Фәридәне ачы язмыш ятимлек, тирә-юньдәгеләрнең битарафлыгы, җәмгыятьтәге төрле вәзгыятьләр бергә туплаган. Алар бер доза наркотик өчен барысын да эшләргә әзер торалар. Чөнки бу геройлар коллар өммәтендә яшиләр. Мескеннәрне көчсезлегеннән сутенер Артур белән аның апасы Ася Есиповна бик оста файдаланалар. Әгәр аларга Чечнядан Татарстанга әбисен эзләп килгән көчле рухлы татар егете Марат очрамаган булса, геройларның язмышлары ни белән тәмамлаган булыр иде, монысын күз алдына да китерүе мөмкин түгел. Марат үз тормышын куркыныч астына куеп, Алсуны, Ваняны, Оксананы һәм Фәридәне замананың яман чирләреннән йолып кала. Әлеге гамәле белән ул яхшылыкның яманнан өстен булуын исбатлый.
Рольләрне башкарган “Бәләкәч” балалар бакчасында, почта һәм элемтә хезмәтендә эшләүчеләр тамашачылар күңелен яулагандыр дисәм, ялгышмамдыр. Гомумән, быел оешма-предприятиеләр, учреждениеләр спектакльләр сезонын уңышлы башлап җибәрделәр. Район мәдәният йорты сәхнәсендә инде сынау тоткан коллективлар арасында берсен югарыга чөеп, икенчеләрен көчле тәнкыйть утына алырлык түгел. Мәртәтбәле жюрига иң көчлеләрен барлау өчен, ай-һай, җиңел булыр микән? Алда чыгыш ясаячак коллективлар да сынауны уңышлы узарлар дип ышанасы килә.
Николай Зюрин
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле!
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле! Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» исеме астында күңеллле бәйрәм узды.
15
декабрь, 2025 ел
#Татарстандакыш күптән старт алды һәм, ниһаять, Мамадышка да килеп җитте бугай.
Декабрьнең икенче яртысында ешрак очрашсаң, кочаклашсаң һәм ихлас теләкләр белән уртаклашсаң җылырак булачак.
ЭФИРДА ОПЕКА: Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадышта балык тоту буенча традицион турнир узды.
Ул Фәргат Гаянов исеменә багышланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз