Келәүш авыл җирлегенә үткәрде чираттагы рейдын район башкарма комитетының административ комиссиясе. Тугыз, Келәүш, Пойкино, Сарбаш авылларында урамнарның чисталыгы тикшереп чыгылды.
Ярты тоннага арттырдылар сөт җитештерүне ноябрь аенда “Нократ” агрофирмасының “Таң” булекчәсендә. Биредә көн саен дүрт тонна продукция сатуга ирешәләр хазер. Бу – ашатуны яхшырту нәтиҗәсе.
Чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе шәһәребезнең үзәк мәйданынд а бу атнаның шимбәсендә, ягъни 16 ноябрьдә уза.