Шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләрендә хезмәт куючылар арасында гаиләләре белән спортны сөючеләр узган шимбәдә “Олимп” спорт комплексына җыелып бәйгеләрдә катнаштылар. Барлыгы ундүрт гаилә дартс, шашка, гаилә эстафетасы һәм өстә теннисы буенча көч сынаштылар. Аларның сигезе әти-әни һәм малай, калганнары әти-әни һәм кызлы гаиләләр иде. Беренче төркемгә кергәннәр арасында Лариса белән Илнар Габитовлар һәм аларның уллары Азат җиңү яуладылар. Зөлфия, Нияз һәм Илназ Сәмигуллиннар, Гөлсәрия, Данис һәм Илназ Мухиевлар икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Икенчесендә Эьмира һәм Рафаэль Хәмидуллиннар кызлары Алиса белән җиңү яуладылар. Гөлсу һәм Айрат Кәримовлар кызлары Айгөл, Эльмира һәм Марсель Баһаветдиновлар кызлары Аделина белән икенче-өченче булдылар.