Алар көтеп алыначак

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Узган атнада Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов Казан Федераль Университетының Алабугадагы филиалында булып, анда белем алучы якташ студентларыбыз белән очрашты, алар белән җанлы әңгәмә үткәрде.


Бүгенге көндә биредә районыбыздан 203 кеше төрле белгечлекләр буенча белем ала. Шуларның тырыш һәм сәләтле 21е дәүләт грантлары алып укыйлар. Филиалда укучы талиб вә талибәләр кулларына диплом алганнан соң төбәгебезгә кайтсалар, яшь кадрларга булган киеренкелек шактыйга кимер иде. Бүген аларга кытлык кичерелә. Мамадыш делегациясен анда бик җылы каршы алдылар. Кунаклар өчен югары уку йортында экскурсия оештырыла. Аннары Анатолий Иванов студентлар каршында чыгыш ясады. Ул районыбызның бүгенге социаль-икътисадый хәле турында сөйләде, ирешелгән уңышлар, үзгәрешләр, киләчәктәге планнар белән таныштырды. Чыгышында ул яшь белгечләргә төбәгебездә тудырылган шартлар белән таныштырды. Дипломлы белгечләргә иң беренче нәүбәттә игътибар биреләчәген ассызыклап үтте. Актлар залында Мамадыш районы турында күрсәтелгән видеофильмны караганнан соң якташ студентларыбыз үзләре белмәгән, күрмәгән нәрсәләрнең күп булуларына да төшенмичә калмаганнардыр. Экрандагы сюжетлар аларда зур кызыксыну уята. Булачак белгечләр район башлыгын сорауларга күмеп бетерделәр. Аларның барысына да дәлилле һәм нигезле җаваплар ишеттеләр. Үзләре тәмамлаган мәктәпләрдә практика узу мөмкинлеге белән кызыксынучылар да булды. Кайберәүләрне, районыбызда белем бирү учреждениеләрен оптимальләштерү көтеләме, дигән сорау кызыксындыра. Бер студентның район хакимиятендә эшлисе килә икән. Анатолий Иванов барлык сорауларга да нигезле җавап бирде. Делегация составында Казан Федераль Университетының Алабуга филиалын тәмамлаган, бүгенге көндә шәһәрдәге 2нче санлы лицейда эшләүче Станислав Бедин да бара. Ул студентларга эше, мәктәптә тудырылган шартлар һәм педагогик хезмәттән алган кичерешләре турында сөйләде. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә яшь мөгаллимнең хезмәт хакы 30 мең сумга якын тәшкил итә.

Федераль Университетта булган очрашу ике як өчен дә файдалы булгандыр. Районыбыз башлыгы филиал ректоры Елена Мерзонга Мактау кәгазе, Алабуга институты сурәтләнгән картина бүләк итә. Быел югары уку йорты үзенең 115 еллыгын билгеләп үтә икән. Берничә якташ студентка Рәхмәт хатлары тапшыра. Очрашу ахырында районбыз студентлары Мамадышка концерт программасы белән кайтырга сүз бирәләр.

 


Николай Михайлов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International