ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан беренчелеге. “Олимп“ (Мамадыш) – “Тимерхан“ (Байлар Сабасы). Исәп: 5:2 (2:1, 1:1, 2:0). Алкаларны керттеләр: “Олимп“тан – Илья Шевяхов (9нчы һәм 50нче минутларда), Евгений Разоренов (12нче минутта) Альберт Миннәхмәтов 28нче һәм 57нче минутларда); “Тимерхан“нан – Радик Йосыпов ((“нче минут) белән Николай Читиков (30нчы минутта).


23
ноябрь, 2013 ел
шимбә

24нче ноябрь – Аналар көне. Бәйрәм уңаеннан районыбыз башлыгы котлавы.

Наркотикларга, тәмәкегә, алкоголизмга каршы көрәшкә бергә тотынсаң гына көткән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Әнә шундый фикер яңгырады чәршәмбе көнне муниципаль районның наркотикларга каршы ведомоствоара комиссиянең алтынчы утырышында. 

Республика авылларында яшәүче һәм дини эшчәнлек алып баручы яшь дин әһелләренә матди яктан булышлык күрсәтә башладылар.

Маскимов Починок авылында 72 яшьлек ир-атның гомере өзелә. Узган атнада ул үзенең  йортында чыккан янгында һәлак була. Ай башыннан янгын белән көрәшүчеләр гадәттән тыш хәлләр булган урыннарга алты мәртәбә чыкканнар.


21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

 Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларның күбесе бәрәңгедән мул уңыш ала алмый. Икенче икмәккә элегрәк төрле авырулар, корткычлар зыян салса, тикшеренүләрдән күренгәнчә, хәзер күпчелек бакчалар тагын да хәтәррәк  корткыч -  нематода  белән зарарланган.  Бу корткычка фитофтороз, ризоктониоз, парша, альтернариоз кебек авыруларны да өстәсәк, бәрәңге үстерүнең никадәр көч таләп иткәнен күзаллап була. Ләкин, төшенкелеккә бирелеп, кул селтәргә ярамый. Һәр казаның  үз дәвасы бар.


Бу атнада “Үлем белән кайда сәүдә итәләр – хәбәр ит!” Бөтенроссия наркотикларга каршы тармакара акциянең икенче этабына старт бирелде. 

Яңа елдан россиялеләрне алкогольгә бәяләр арту көтә. Бу турыда сишәмбе көнне Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта хәбәр итте. 

Муниципаль районның административ комиссиясе 19нчы ноябрьдә чираттагы рейдын үткәрде. Бу юлы Идрисов, Фтыйх Кәрим, Сыр завод урамнары тикшерелде. Ачыкланган тәртип саклау кагыйдәләрен бозу шәһәр территориясен төзекләндерү буенча Кагыйдәләр положениесенә кагыла.


20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Агымдагы елның 1нче ноябреннән  Социаль ипотека өчен взносларны “Электрон Татарстан” Инфоматы аша түләү хезмәте кертелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International