“Аны су эчкән кебек укыйсың”

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
Үз һөнәрендә 30 елга якын инде ул. Хезмәтен 80нче еллар башында “каләм акуласы” Чәчкә Хөснетдинова кулы астында башлап җибәрүен бәхет дип саный. Кечкенә нәрсәләрдә–зур, фактта җәмәгатьчелек проблемасын таба белү хәзер дә Алсу Спиридонованың кредосы. 


Гәҗитче тәҗрибәсе
Үзе турында “Коммунистик хезмәт өчен” газетасында басылган беренче язмаларыннан ук белдертте ул. 
–Үзең кияүгә чыкмаган килеш, гаилә, балалар турында әхлак темасына ничек шулай яза аласың, тормыш тәҗрибәң юк бит әле синең?!–дигән соравыма, бер минут уйлап торганнан соң:
–Әлеге материалларның газета укучыны уйландыруын, кайтавазлар язуын үзең күрәсең бит. Хаксыз булсам, алар мине: “Белмәгән нәрсәләреңә тылкышма!”–дип, бик тиз урыныма утыртырлар иде. Димәк, нәрсәнең ак, нәрсәнең кара икәнен йөрәгем белән тоям булып чыга инде,– дип җавап биргәнен хәтерлим.  Дөрес сүзгә җавап юк, килештем...
Тормыш тәҗрибәсен фермаларда, басу-кырларда алдынгы һәм артта калучы эшчеләр; мәктәп җыелышларында, мәдәни чараларда сүз алган чал чәчле ветераннар һәм ярсу йөрәкле яшьләр; җылы, якты кабинетларда утырган җитәкчеләр һәм тузанлы “кыр корабларында” йөзгән комбайнчыларның һәммәсе белән күзгә-күз карашып сөйләшеп, бөртекләп туплады ул. 
“Гәҗит белән чынлап торып “җенләнергә” кирәк, ул синең каныңа сеңәргә тиеш,–дип әйтергә ярата иде җаваплы сәркәтип Чәчкә Хөснетдинова. Типография һәм газета буявы исе Алсуны Казан Дәүләт Университетында укыганда район газетасында җәйге практика узып йөргән чагында ук “иләсләндерде”. Иртән-иртүк типографиянең текә баскычыннан йөгереп төшеп, басу цехына кереп, газетаның яңа санын кулына ала, әкрен генә ача, йөзендә елмаю чагыла. Булган бу! Соңыннан үзе хатлар бүлеге мөдире, чыгаручы, җаваплы сәркәтип  булгач та,  газетага “маңгай тирен һәм канын” сеңдерә: качкан хәрефләрне, кыегайган линейкаларны, чыкмаучы башларны эзли, клишеларның сыйфатлы басылуын күзәтә... Эш сәгате 17.15 тә бетсә ярый, терсәккә кадәр менгән типография буявын кичке җиделәрдә генә юарга туры килгән чаклар еш була иде. 
Аның “халык сукмагы”
Алсу кайчагында филиалыбыз бинасында ул утырып эшләмәгән кабинет калмады, дип шаяртырга ярата. Керүчеләр икенче катка күтәрелеп йөрмәсеннәр, аны тиз тапсыннар өчен, аңа кабинетны махсус беренче каттан биргән чак та булды. Редакциянең хатлар бүлеге ишекләре бер вакытта да ябык тормады, халык агылды да агылды. Бу көн саен кимендә унлап хат килүен исәпләмәгәндә. Коммуникабельлелек һәм тыйлый белү журналистның һөнәри сыйфатлары җыелмасына керә. Ә менә ситуациягә һәм кеше мәшәкатьләренә керү сәләте –бер үк вакытта табигатьтән бирелгән бүләк тә, тупланган осталык та. Алар белән камил идарә итә ул. Үз вакытында кабул итеп алган хатлар бүлеге бүгенгә кадәр “тапшырылмаган” әле. Газетаны укысыннар өчен ул халыкныкы булырга тиеш. Укучылар хатларына һәм фикеренә хезмәттәшем һәрвакыт сак карады. Аның өчен–алар безнең күмәк хезмәт күрсәткече. Ә газетаның “тере” организм булуына һәм барысын да урынына куйганына ул йөз процент ышана, киләсе материалларның темаларын тормыш үзе әйтә бит.
Аның дөньясы–тулырак һәм киңрәк
Күргәннәре, ишеткәннәре, укыганнары аны битараф калдырмый. “Ничек тә ярдәм итәргә кирәк аңа...” Бу сүзләрне Алсудан ешрак ишетәсең. Юкка гына мин аны: “Кремль хыялые,” – димим. Яки “Ал күзлекләреңне сал,” – дим. Сүзләремә ышаныгыз, ул бер вакытта да бер кем турында да начар фикер әйтмәс, әйләнә-тирәбездә барганнан яхшысын гына табарга тырыша. Аның өчен абсалют кабәхәт юк. Ни өчен? Безнең бүгенге тормышыбыз шул дәрәҗәдә стресслар, явызлык һәм гаделсезлек белән тулган, алар белән сирәгрәк очрашасыбыз, яки бөтенләй очрашмыйсыбыз килә. Алсу дөньяны тулырак һәм киңрәк, бөтен төрлелегендә күрә. Андый кешеләрне бүген еш очратмыйсың, шуңа күрә аны белүчеләр дә, бөтенләй белмәүчеләр дә, аңа, якты җанына тартылалар да инде.
Чын профессионал буларак өлгереп җитүе турында Россия һәм Татарстан Җурналистлары берлекләренең күпсанлы бүләкләре, грамоталары һәм дипломнары сөйли. Арасыннан иң кадерлесе – 2012нче елның маенда ТР Җурналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова тапшырган “Бәллүр каләм”. Осталыгын рәсми тану җәмәгатьчелек тарафыннан танылуы белән тәңгәл килә. “Мәкаләләрен су эчкән кебек укыйсың,” – дигән иде күптән түгел генә аның язмалары турында укучыбыз һәм хәбәрчебе Хатиф Рәхимов. Гәҗитчеләрнең барысы да үзе турында шундый бәя ишетү турында хыяллана. 
Мин аны элеккеге кебек, юбилеена язган материалда да Алсу дип кенә атыйм, ә бит ул күптәннән Алсу Саяфовна инде. Ни хәл итәсең, һөнәребез үзенчәлекләре күңелгә картаерга, ялкауланырга ирек бирми, вакыйгалар агышына иярү өчен бер адым алда барырга туры килә. Алсудан бу бик яхшы килеп чыга. 

Наталья Якимова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International