–Ярышларга барыр алдыннан сиңа авырлыгыңны киметергә туры килгән. Әзерлекенең бу өлеше авыр бирелгәндер? Күпләр озак еллар диетада утырсалар да, теләгәннәренә ирешә алмыйлар. Спортчыларның ул ничектер тиз килеп чыга: артык авырлыкны киметү дип әйтүем...
–Чыннан да, миңа бераз ябыгырга туры килде: биш-алты көн эчендә 5 килограммны “алып ташладым”.
–Бу зур физик авырлыклар, ихтыяр көче һәм теләк нәтиҗәләре, Гөлия – акыллы кыз. Күптән түгел генә операция кичергән спортчы өчен бу зур уңыш. Аның якты җиңүләре алда әле, – дип безнең әңгәмәгә Илшат Шәйдуллин кушылды.
Безнең белән көмеш медаль иясен район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Таһир Галимханов та каршы алды. Ул Гөлиягә чәчәк бәйләме тапшырды, барлык спорт сөючеләр исеменнән тәбрикләде.