21нче ноябрь – Россия Федерациясенең салым органнары хезмәткәрләре көне. Ул Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2000нче елдан бирле билгеләп үтелә. Шул уңайдан Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10нчы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Әлфия Велиевага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
–Әлфия Нургалиевна, илебездә салым хезмәте оешканга 22 ел вакыт үткән. Шул дәвердә үзгәрешләр күзәтелдеме?
–Алар бик күп. Еллар дәвамында структура, салым түләүчеләрнең карашлары да үзгәрде. 2005нче елның 1нче февраленә кадәр район салым инспекциясе мөстәкыйль оешма булып саналды. Бүген ул Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10нчы районара инспекциясенең Мамадыш территориаль бүлеге буларак эшчәнлек алып бара.
– Анда хезмәткәрләр саны бик аз, район халкына сыйфатлы хезмәт күрсәтергә өлгерәләрме?
–Әйе, Наилә Зарипова җитәкләгән әлеге бүлектә өч хезмәткәр эшли: баш инспектор Любовь Звездина, өлкән инспектор Наталья Мартынова. Бүлек буларак кына яшәсә дә, юридик һәм физик затлар тарафыннан хисаплар, декларация-отчетлар бирегә тапшырыла, пеня һәм штрафлар буенча исәп-хисапларның торышы турында белешмә бирә, салым хезмәте тарафыннан башкарылучы барлык дәүләт хезмәтләре дә биредә күрсәтелә. Инспекция гомуми алганда 661 юридик һәм 44832 физик затка хезмәт күрсәтә, шуларның 780е– эшмәкәр.
–Максатка ничегрәк ирешәсез?
–Салым җыемнарын бюджетның барлык дәрәҗәләренә түләүне арттыру, вакытында түләнмәгән салымнарның күләмен киметү буенча реаль булган һәм контроль эш алымнарын тагын да камилләштерү һәм бергә туплауга юнәлтү–төп максат. Форсаттан файдаланып шуны да әйтеп үтәсе килә, оешма-предприятиеләр, хуҗалыклар салымны никадәр тизрәк, үзвакытында түләп барсалар, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләре шулкадәр җиңелрәк яшиләр. Агымдагы елның тугыз аенда Мамадыш районы буенча җирле бюджетка җәмгысе 192,3 миллион сум жыелды. Бүгенге дәүләт хезмәте заманча матди базага һәм технологиягә нигезләнгән, электрон документ әйләнеше кертелде. Федераль салым хезмәте тарафыннан 25-26 октябрьдә барлык физик затлар өчен ачык ишекләр көне узды. Бу акция нигезендэ салым түләүчеләребез милек салымнары турында белешмәләр алдылар. Шулай ук салым түләүчеләрнең шәхси кабинетына ачкыч алып (логин пароль) рәсми сайтка керделәр.
–Әйе, салым–изге нәрсә. Моны һәркем бердәй аңлыймы?
–Җирле бюджетка керүче салымнарның төп өлешен физик затларның керемнәренә булган салым тәшкил итә. Районыбыз салымчылары башка оешма-предприятиеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең дә югарыда телгә алынганнардан үрнәк алып эшләүләренә өметләнәләр. Шулчакта гына бюджет кәрҗиннәре акча белән тулы булыр. Һәркемнең шуны аңлап, бердәм эшләве зарур. Бәйрәм уңаеннан салым хезмткәрләренә һәм ветераннарына, салым түләүчеләргә ихлас котлауларны һәм изге теләкләрне юллыйбыз.
Татарстан республикасы салым идарәсе
Рәсми сайт www.r16.nalog.ru
Дәүләт хезмәтенең сыйфатын күтәрү максатында Федераль салым хезмәте 2011нче елның 19нчы октябреннән физик затларга “Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц” сервисы аша Интернет хезмәте күрсәтә. Анда исәпләнгән һәм түләнгән салымнар, күчемсез һәм күчемле милек объектлары турында мәгълүмат алырга, автомат рәвештә түләү документы формалаштырырга һәм принтердан чыгырып алырга, бурычларны түләргә, салым инспекциясенэ барып йөрмичэ генә салым органнарына мөрәжәгать итәргә мөмкин. Сервиска керү өчен башта салым инспекциясеннән ачкыч (логин-пароль) алырга кирәк. Паспортыгызны һәм ИНН таныклыгын алып безнең салым инспекциясенә килсәгез, сезне шушы сайтка теркирбез, пароль бирәбез. .Логин булып ИНН тора. Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында (www.nalog.ru) парольне бер ай эчендэ үзгәртү шарт. Үзгәртелмәгән очракта пароль блокировать ителә.