Медицина хезмәткәрләре башка төбәкләрдән килгән коллегалары белән бил алыша. “Олимп“ спорт-сәламәтләндерү комплексында әлеге тармакта эшләүчеләр арасында спартакиада үтте. Ак халатлылар барлыгы 6 төр буенча көч сынаштылар.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре республиканың шәһәр һәм район үзәкләрендә 1нче майга кадәр үткәреләчәк. Мондый бурычны Татарстан премьер-министры Илдар Халиков куйды. Хөкүмәт җитәкчесе әйтүенчә, кризис чорында әлеге чараларның әһәмияте аеруча зур. Билгеле булганча, ярминкәләрдә күп кенә продукциягә бәя бермә-бер түбәнрәк куела.
Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 3 нче апрель көнне Исламовлар гаиләсе яңа туган сабыйларына тантаналы төстә беренче документын алдылар. Ата-ана балага сирәк очрый торган гадәти булмаган Вилназ исеме сайлаганнар.
Түбән Ушмы авыл җирлегендә 2 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 39 тыл ветераны яши. Бу атнада Түбән Ушмы мәдәният йортында ветераннарга юбилей медале бирү тантанасы уздырылды.
1945 елның 9нчы мае кояшлы, матур көн булып истә калган. Ул чакта миңа өч яшь иде. Без әни белән урамда йөри идек. Шул вакытта ул миңа: “Сугыш беткән. Кайберләрнең әтиләре кайтыр, ә синең әтиең кайтмас инде,“–диде.
Әдәбият елы уңаеннан Кызыл Тау урта гомумбелем бирү мәктәбендә күп санлы кызыклы чаралар уза. Очрашуларга язучылар һәм шагыйрьләрне дә чакыралар алар.
“Йомшак алтын“ базарында да кризис үзен сиздерә. Бигрәк тә тиреләр сатуда сизелә бу. Соңгы аукцион сатуларында озын йонлы тиреләргә сорау 30-40 процентка кимрәк булган.